Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кичә Казан филармониясендә райондашларыбыз «Милли моңнар Ватаны син – Сабам!» дип исемләнгән зур концерт программасы белән чыгыш ясадалар

«Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсы» кысаларында узган Саба мәдәнияте көнендә Сабадан 400гә якын үзешчән һәм мәдәният хезмәткәре катнашты.

  Кичә Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә, «Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсы» кысаларында  Казан тамашачысына районыбызның иң яхшы башкаручылары, иҗади төркемнәре, фольклор, халык коллективлары һәм үзешчән сәнгать вәкилләре катнашында халыкларның мәдәнияте, йолалары, җыр һәм биюләрен чагылдырылган  «Милли моңнар Ватаны син – Сабам!» дип исемләнгән зур концерт программасы тәкъдим ителде.

Концерт бер сулыштан каралды һәм һәр чыгыш тамашачының көчле алкышы белән бәяләнде. Ахырдан Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова концертның югары профессиональ дәрәҗәдә үтүен билгеләп үтте. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов әлеге конкурсны, сәхнә чыгышларын әзерләүдә  зур тырышлык куйган барлык мәдәният хезмәткәрләренә, үзешчәннәргә зур рәхмәтен җиткерде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев