Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кичәге студент – бүген лаеклы алмаш (+видео)

Бүген Саба аграр көллияте тантаналы шартларда 12нче чыгарылышын үткәрде

 Бүген  Саба  аграр көллияте тантаналы шартларда  12нче  чыгарылышын үткәрде. Махсус урта белем бирү йортын быел Сабадан һәм   күрше-тирә районнардан 77 студент тәмамлады. Аларның  29ы бухгалтер, 36сы авыл хужалыгы механизациясе, 13е төзүче белгечлеге үзләштерде. Егетләрне-кызларны тормышларындагы истәлекле  вакыйга белән котларга II-IV курс студентлары чакырылган, әти-әниләр, район һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре килгән иде. Тантанада  катнашучыларны район башлыгы тәбрикләде. Беренче  көннән тырышып  эшли дә башладыгыз. Нинди генә өстәмә бурыч  куелмады, барысын  да үтәдегез.  Аграр  көллият  коллективына  зур рәхмәт.  Алган белемнәрне тормышта  дөрес итеп  кулланырга  язсын”,– диде ул һәм котлауларны белем  алуда зур  уңышларга ирешкән  студентларга  Дипломнар тапшырудан башлады. Диләрә Галиуллина, Адилә Латыйпова,  Михаил Домолазов, Рәмзил Габделхаков көллиятне гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган. Алар да  кызыл дипломларны беренчеләрдән  кабул итеп  алды.

  “Бүген студентларыбызны олы  юлга озатабыз.  Чын күңелдән бәхет, шатлык телибез.  Бер  акыл иясе, если  профессия становится образом җизни, то ремесло превращается в искусство, дигән.  Ярату гына  матурлык тудыра. Һөнәреңне чын   күңелдән,  ихластан  син аны кабул итмисең икән,  ул беркайчан да  сиңа  игелек  китерми. Шуның  өчен  дә яратып  эшләргә   язсын. Авыр  бүген  сезне озатырга.  Дүрт  ел,  кемдер  өчен  өч  ел,  үтте дә  китте.  Моны  үзегез генә  беләсез.  Безне каты булдылар, дип әзрәк кенә  сүгәсездер дә. Болар барысы да  сезнең өчен  эшләнде. Укытучылар һәм  хезмәткәрләр киләчәгегез хакына  тырыштылар.  Алар вакытларын   кызганмыйча сезгә бирделәр.  Дүрт ел эчендә  олы  кешеләр  булдыгыз.  Практика  узган оешмаларда да җитәкчеләр дә  беркайчан  да  студентларыбыздан зарланмадылар. Ә инде  укуларын  дәвам итәчәк егет-кызларга сездән  үрнәк  алырга  язсын  иде”,– дип  сөйләде  көллият директоры  Закирҗан Бикмөхәммәтов.

   Чарада язгы чәчүдә авыл хуҗалыгына, башка оешмаларына булышлык иткән  егет-кызларның хезмәте дә бәяләнде. Аларның җитәкчеләре үзләрендә эшләгән егет-кызларга акчалата бүләкләр һәм дипломнар тапшырды.

Тулырак  “Саба таңнары” газетасында  укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев