Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кичтән эчкәне чыгып бетмәгән

Россия Федерациясе Хөкү­мә­тенең 1090 санлы карары (23.10.1993) белән расланган “Юл хәрәкәте кагыйдәләре” нигезендә алкоголь, наркотик матдәләр исереклеге, йөртүченең реакциясен һәм игътибарын киметүче дару препаратлары тәэ­сирендә транспорт чаралары белән идарә итү катгый тыела.

Аек  түгел хәлдә руль артына  утыручы башкалар тормышын  куркыныч  астына  куя. Шушы таләпне  үтәмәүчеләр Административ хокук  бозулар турындагы  Россия  Федерациясе  кодексының  12.8нче  статьясы 1нче бүлеге нигезендә  җаваплылыкка тарты­ла. Ни аяныч, юл хәрәкәте  кагыйдәләрен  санга  сукмаучылар ачыкланып тора. Шушы  көннәрдә 2нче Саба  суд  участогы  җәмәгать судьясы  район авылларының берсендә яшәүче Х.га карата  кузгатылган эшне  карады. Ул  май  аенда  иртәнге  сәгать 7дә  спиртлы  эчемлек  кулланган хәлдә чит ил автомобиле белән  идарә иткәндә тоткарлана. ЮХИДИ инспекторы тәкъдим иткән алкотестерга өргәннән соң, ул сулап чыгарган һавада алкоголь микъдарының 0,172 промилле тәшкил итүе ачыкланган. Ягъни алдагы  кичтә эчкән хәмер әле организмнан  чыгып бетмәгән бу­ла. Җәмәгать судьясы алкогольле эчемлек кулланып руль артына утырган өчен җәза чарасы билгеләде. Хәзер йөртүчегә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры   киләчәк.  Моннан тыш ул 1 ел да 6 айга транспорт  белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителде. Ә праваны кабат  алу өчен өр-яңадан  имтихан бирергә, медицина белешмәсе  алырга, гому­мән, күп тырышырга кирәк.

Саба муниципаль районы  юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев