Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Киләчәк IT-проектларга бәйле

Бүген районыбызның VI-IX сыйныф укучылары өчен үткәрелгән көзге укулар кысаларында Саба урта мәктәбендә Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган “TATAR HACK” цифрлы проектлар әзерләү бәйгесе узды.

 

Бүген районыбызның VI-IX сыйныф укучылары өчен үткәрелгән көзге укулар кысаларында Саба урта мәктәбендә Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган “TATAR HACK” цифрлы проектлар әзерләү бәйгесе узды. IT-парк белән берлектә оештырылган чараның максаты – ноутбук һәм компьютер, IT-технологияләр ярдәмендә бер көн эчендә нинди дә булса проблеманың чишелешен табу мөмкин булуын күрсәтү. Бәйгене ачу тантанасында катнашучыларны район башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде. “Безнең  киләчәк цифрлаштыру, программалар  белән бәйле. Шул ук  вакытта суперинтеллект  технологияләрен дә берничек тә онытырга  ярамый. Без  аны өйрәнергә, белергә тиеш. Сезгә  уңышлар,  киләчәк   сезнең  кулда”,– диде  район  башлыгы. Укучылар  алдында  “TATAR HACK” проекты  җитәкчесе Аяз Сәрвәров  чыгыш  ясады. “Нәрсә  ул айти, ул нинди өлкәләрдә  кулланыла, шушы технологияләр  ярдәмендә  райондагы  кешеләрнең  тормышын ничек  яхшыртып  була – балалар шушы юнәлештә эшли. Проект нинди проблеманы һәм  ничек хәл итә, сайланган  юнәлештә кабул ителгән карарлар бармы, укучылар яклаган проект алардан кайсы  өстенлеге белән  аерыла – бәйгенең  алгоритмы шундый. Укучылар сынатмаслар, алар  моңа әзер, без булашачакбыз”,– диде ул.

Бәйге  барышында балалар 6 командага бүленделәр, алар кураторлар ярдәмендә төрле юнәлешләр буенча үз проектларын эшләделәр. Көн ахырында һәр команда үз проектларын экспертлар алдында яклады. Җиңүне “Спорт” номинациясендә Ренас Мансуров (гимназия), Булат Хәйретдинов, Адель Шәйдуллин, Илназ Шөгаепов  (Шәмәрдән лицее укучылары) составындагы,  “Туризм” номинациясендә Динислам Фазылҗанов, Ильяс Галимов (Саба  урта мәктәбе), Рөстәм Гыйльманов, Алим  Һадиев (гимназия) составындагы  команда яулады. Хакатонның барлык катнашучыларына сертификатлар  тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев