Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Киләчәк шәһәре һәм иҗат этнологиясе» сменасы узды

Талантлылар Университеты базасында үтүче чарада районыбыздан да катнашучылар бар.

26 июльдән 4 августка кадәр Казан шәһәрендә Талантлылар Университеты базасында балалар өчен «Киләчәк шәһәре һәм иҗат этнологиясе» сменасы узды. Смена кысаларында балалар Татарстан Республикасының әйдәп баручы эксперт-рәссамнары, халык һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары, сәнгать белгечләреннән декоратив-гамәли сәнгать, рәсем сәнгате, сәнгать технологияләре буенча иҗади һәм практик дәресләрдә, мастер-классларда катнаштылар. Саба районыннан бу мавыктыргыч сменада Иҗат үзәгендә оештырылган “Оста куллар” түгәрәгендә шөгыльләнүче Әдилә Шакирҗанова һәм Алинә Насыйбуллина  катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев