КИҢӘШ-ТАБЫШЛЫ ЭШ УҢ
Олы Кибәче авыл җирлегендә уңган-булган, эш сөючән халык яшәве турында без аларның йорт-җирләрен күреп тә әйтә алабыз. ”Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 2012 елда фельдшер-акушерлык пункты ачу тантанасына алып килгәч, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов: “Бик тә тырышлар инде алар – кибәчеләр”,– диеп таныштырган иде”,– дип яза Люция Шәрәфиева авылдашларына багышланган “Эчәр суым синдә, Кибәчем” исемле китабында.
Халык активлыгы күрсәткечләре моңа ныклы дәлил. Әйтик, 2017 елда шәхси хуҗалыкларда 253 баш мөгезле эре терлек тотылса, былтыр (1 октябрьгә) 322гә, кош-корт 2005тән 2970кә, атлар 10нан 14кә җиткән. Сыерлар саны да арткан һәм дәүләткә 642 центнерга күбрәк сөт сатылган. Авылда эшсезләрне бер кул бармагы белән генә санарлык. Бер ел эчендә алар ике тапкыр кимегән..
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев