Китабын чыгару кирәк
Район үзәк китапханәсе каршында эшләүче “Мишә дулкыннары” клубы балалар язучысы Газиз Нәбиуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән әдәби кичә үткәрде.
Уку залында язучының китаплары, фотолары куелган күргәзмә эшләде. Кичәдә катнашучыларның байтагы 70нче-80нче елларда Газиз Нәбиуллин алып барган әдәби берләшмә утырышларына йөргән, инде үзләре китап авторлары булган кешеләр. Алар Сабада каләм тибрәтүчеләрнең иҗади дуслыгы чәчәк аткан күңелле вакытка кагылышлы истәлекләрен теләп уртаклаштылар. Күңелләрендә Газиз абый белән бәйле хатирәләрен яңарттылар. Кичәдә Газиз аганың кызы Зарема Нәбиуллина катнашты һәм әтисе белән яшәгән елларны җылы сүзләр белән искә алды. Мәгълүматлы да, файдалы да, рухи көч алу чыганагы да булган чараны оештыручыларга, әтисен хөрмәт итеп килүчеләргә олы рәхмәт сүзләре җиткерде. “Сабаның үзендә бала күңелле язучы булуын зур бәхет дип саныйм. Белгәнебезчә, китап киштәләре сугыш турындагы әсәрләр белән шыплап тулган бер чорда балалар әдәбияты ярлыланып кала. Менә шул бушлыкны тоеп алган Газиз ага балалар язучысы булып китә, алар өчен кызыклы эчтәлекле, тәрбияви әһәмиятле шигырьләр иҗат итә. Алар хәзерге чор өчен дә кыйммәтен югалтмый. Сөйләшүдә әйтелгәнчә, 100 еллыгы уңаеннан, бөтен район белән тырышып, бүген яңгыраган фикерләрне язучылар берлеге дәрәҗәсенә күтәреп, ничек кенә булса да, Газиз Нәбиуллинның балалар өчен язылган иң яхшы шигырьләре тупланган китап чыгаруны нәшрият планына кертү мәсьәләсен хәл итәргә кирәктер. Моны без эшләмәсәк, башка беркем дә алынмаячак”,– дип, утырышны йомгаклады үзәк китапханә директоры Ләйсән Билалова. Әлеге фикер бердәм хупланды.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев