Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Китап укуга кызыксынуны үстерү буенча ата - аналар белән әңгәмә үткәрелде

Хәзерге көндә балаларга әдәби белем бирү, аларны укуга җәлеп итү проблемасы кискен тора.

Китапларны мәгълүмат чыганаклары: телевидение, компьютер уеннары, видеопродукция кысрыклый. Шуңа күрә китапханәләрнең  төп максаты – китапка хөрмәтне кайтару, балаларны һәм ата-аналарны укырга җәлеп итү. Балаларга китаплар тәкъдим иткәндә, аларның кызыксынуларын һәм омтылышларын исәпкә алырга, китап сайлау иреге бирергә кирәк. Сайлау иреге укуга кызыксынуны арттыра, әсәрләрне кабул итүгә уңай йогынты ясый. 11 сентябрьдә 6 нчы «Балачак» балалар бакчасында Саба район китапханәсе китапханәчесе  Регина Миңнуллина ата-аналар өчен баланың шәхесен формалаштыруда укуның роле турында  әңгәмә үткәрде. Укучылар кызыксынуын үстерү буенча ата - аналар өчен киңәшләр дигән тәкъдим итү исемлеге таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев