Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КИТАПХАНӘДӘ – МӘРҖАНИ РУХЫ

Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан галим-мәгърифәтченең хез­­мәтләрен, дини-дөньяви идеяләрен укучыларга җит­керүдә китапханә хез­мәткәрләре дә читтә калмады.

 31 гыйнварда район үзәк китапханәсендә  «Сөем­бикә» клубы әгъзалары  белән  Шиһабетдин Мәр­җанигә багышланган чара үтте. Китапханәчеләр  Ил­­сөяр Шакирҗанова һәм­ Альбина Шамилова  «Сө­ембикә»леләрне  га­лим­нең тәрҗемәи  хәле,  эш­чәнлеге белән таныштырдылар.  Шиһабетдин Мәр­җанинең әтисе дә заманы өчен алдынгы карашлы кеше була. Әтисе мәдрәсәсендә ун ел укыганнан соң дүрт ел Ташкичү мәдрәсәсендә укы­та. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул биредә төрле  мәдрәсәләрдә белемен арттыра. 1899 елда туган якларына әйләнеп кай­та, Казанның беренче мәчетендә имам булып тора. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык, гыйльми-тикшеренү эшлә­рен бергә үреп бара. «Әле­ге  бөек затка багышланган беренче очрашуны   аның  тормыш юлы белән таныштырудан башладык. Алдагы утырышларда аның иҗатына, киңкырлы эшчәнлегенә, тарихи мирасларына тукталырбыз.  Мәрҗанинең төп иҗат дәвере XIXйөзнең уртасына, татар дөньясының идеология фронтында бәхәсләрнең кыза башлаган чорына туры килә», - дип ачыклык кертте оештыручылар. «Сөембикә»леләр китапханә фондындагы   бөек мәгърифәтче хакында язылган басмалар һәм  вакытлы матбугат белән та­ныштылар. «Казан утлары» журналында  Бакый Ур­манче  язып калдырган ис­тә­лекләр урын алган. Мәр­җани бер тәртәгә ике ат җигеп йөри торган булган. Юныс бай моңа әйтә: “Губернатор кебек, нигә син  сыңар тәртәгә ике ат тактың? Ә менә миңа ике тәртәгә бер ат та җиткән», - ди. Мәрҗани җавапсыз калмый: Минем башны тартыр өчен ике ат та әз әле, ә менә сиңа бер ат та күп”, - дигән.

  Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга ба­гышланган  кичәләр авыл китапханәләрендә дә оеш­тырыла. Чара­лар  ел дә­вамында  үткәреләчәк.

Фәридә Вилданова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев