Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көллият студентлары яшь профессионаллар арасында WorldSkills Russia чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары

Татарстанда яшь профессионаллар арасында WorldSkills Russia һөнәри осталык чемпионатының республика этабы төгәлләнде. Ярышлар 257 компетенция буенча республиканың 19 шәһәрендә һәм муниципаль районында уздырылды. Чемпионатта Саба аграр көллияте яшь һөнәрчеләре дә катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

undefined

Әйтик, III курс студенты Ильяс Зарипов “Җиңел автомобильләр ремонты” компентенциясендә Алабугада узган ярышта Яшел Үзән, Чаллы, Әлмәт, Казан көллиятләреннән килгән көндәшләреннән өстен булып 1 нче урынны яулады. Фәнзил Хаҗиәхмәтов (III курс) – Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү”, Михаил Домолазов (II курс) – “Авыр техникага хезмәт күрсәтү”, Илмир Исмәгыйлов (III курс) “Цифрлы игенчелек” компетенцияләрендә 2 нче урыннарны алдылар. Илназ Әсхәдуллин “Кирпеч салу” компетенциясендә Казанда уздырылган чемпионатта 3 нче призлы нәтиҗә күрсәтте. Студентларны чемпионатка әзерләүдә махсус предмет укытучылары Алмаз Әхмәтвәлиев, Илназ Әхмәтвәлиев, Илшат Габдрәхимов, Илфат Сөнгатов, Зиннур Газизҗановның да өлеше керде. “Көндәшләр көчле иде. Бигрәк тә мәйданчык хуҗалары егетләренә, кем әйтмешли, стеналар да ярдәм итте. Шулай да укытучым Алмаз Габделхәевич ярдәме белән әзерлек алып барып, чемпионатта барлык сынауларны уңышлы үтә алдым”,– диде Арчадан килеп белем алучы Ильяс Зарипов Ул диплом алгач, белгечлеге буенча эшләргә һәм укуын читтән торып дәвам итәргә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев