Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Кояшкай» сәламәтләндерү лагерында «Яшьлек» яшьләр үзәгенең көзге профильле сменасы башланды

Мәктәпләрдә беренче чирек тәмамланды

  29 октябрьдән 4нче ноябрьгә кадәр Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" сәламәтләндерү лагерында "Яшьлек" яшьләр үзәгенең көзге профильле сменасы үтә. Биредә,  атна дәвамында, түгәрәкләргә йөрүче һәм авыр хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче  балалар ял итәчәк. Алар белән шахмат, шашка турнирлары үткәрү, Лесхозда урнашкан "Нарат" боз сараена һәм Саба йөзү бассейнына бару, күңелле стартлар, шулай ук төрле уен, конкурслар уздыру каралган. "Яшьлек" яшьләр үзәгенең җиңел атлетика түгәрәге трениры Улугбек Вайисов , Шәмәрдән мәктәбенең шахмат тугoрәге җитәкчесе Айдар Ганиев көн дәвамында балалар белoн шөгыльләр алып барачак. Ел саен көзге каникул чорында биредә 30 га якын бала ял итә. Алар лагерь башланганын ел башыннан ук көтеп алалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев