Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көллият студентлары – “Автосессия”дә

Саба аграр көллияте студентлары арасында автомобиль йөртү осталыгын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүдә алган белемнәрен сынау буенча “Автосессия” бәйгесе үткәрелде.

  Бәйгене «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба  бүлеге, ЮХИДИнең район булекчәсе оештырды. Көллияттә имтиханнар өчен  компьютерларны укытучы Рөстәм Фәтхриев әзерләде.   Автосессия яшьләр арасында юл йөрү кагыйдәләре белемнәрен ныгыту, яшьләрдә  транспорт йөртү культурасын тәрбияләү һәм юлларда йөргәндә җаваплылык хисе булдыру максатында  үткәрелде.

  Бәйгедә 9 студент катнашты. “Юл кагыйдәләре белгечләре” этабында иң яхшы нәтиҗәне Роберт Нәҗметдинов күрсәтте. Ул компьютерда 20 биремне бер хатасыз 0,56  секунд эчендә эшләде. Соңыннан егетләр картодром мәйданчыганда «Автотранспорт йөртү”дә сынау үттеләр. Аларның  машинаны тукталыш урынына яны, гаражга арты белән кертү, зиг-зиг ясап йөрүдә осталыгына юл-патруль хезмәте инспекторы Фаил Мәҗитов, бер  ялгышларын да   күздән  ычкындырмыйча, контрольлек итте. Имтиханның бу турында да  егетләр сынатмады. Ә шулай да  ин яхшы нәтиҗәне кабат Роберт Нәҗметдинов  курсәтте.

   Шулай итеп, гомуми  баллар буенча 1 урын  Роберт Нәҗметдиновка бирелде.  Узган  елда  җиңүче Даниф  Гыйльметдинов –2нче, Алмаз Миңнебаев 3нче булдылар. Барлык катнашучыларга да “Юл иминлеге”  учреждениесенең Саба бүлеге начальнигы Гүзәл Ягәфәрова  әзерләгән призлар, кубоклар һәм дипломнар тапшырылды

  Автосессиянең зона этабына баручылар да призерлардан тупланачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев