Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Көмеш волонтерлар” тантана итте

Сабаның «Көмеш волонтерлар» хәрәкәте активистлары хәрәкәтнең ун еллыгына багышланган чарада катнаштылар


Бу көннәрдә Казанның  «Регата» кунакханә комплексы мәйданчыгында Татарстанда көмеш волонтерлыкның ун еллыгына багышланган тантаналы чара узды. 
  Бу вакыйга Татарстанның 25 муниципалитетыннан 60ка якын өлкән буын волонтерларын берләштерде. Әлеге чарада безнең районнан да “Көмеш волонтерлар“ хәрәкәте активистлары, “Хәят” автоном комерцияле булмаган оешмасы әгъзалары-   Кызыл Мишәдән Рәсимә Әхмәтова һәм Шәмәрдәннән Зөлфия Фәхретдинова катнашты. “Республикабыз районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән көмеш волонтерлар өчен конференция узды. Очрашу барышында «Күңел белән яшь» төбәк үзәге эшчәнлеге турында сөйләделәр. Башкаларның эшләре белән таныштык, тәҗрибә уртаклаштык. Монда килүчеләрнең барысын да  игелекле эшләр берләштерә.Яңалык алырдай әйберләр күп булды.” дип уртаклашты Рәсимә ханым. 
   Татарстанның хәзерге волонтерлык хәрәкәте 2012 елда оешты. 18 яшьтән алып 80 яшькә кадәр теләүчеләр 2013 елның 6-17 июлендә Казанда узачак ХXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны уздыруда катнашу өчен волонтерлар сыйфатында чакырылган иде. Хәзер Татарстанда 1,2 меңнән артык көмеш волонтер исәпләнә. Безнең районда да “Көмеш волонтерлар“  актив эшчәнлек алып бара. Әйтик, Хәят” оешмасы каршында оешкан хәрәкәт активистлары Саба районында җитлекми туганнарга йон киемнәр бәйләү акциясен оештырдылар, Рамазан  аенда ифтар ашлары үткәрүдә катнаштылар, махсус хәрби операциядәге солдатларга посылкалар әзерләп җибәрделәр. Игелекле эшләре дәвам итә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев