Кооператорлар авылны кайгырта
Райпо халыкка адреслы хезмәт күрсәтә.
Эшләре авыл халкына хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән район кооператорларының һөнәри бәйрәмнәре июльнең беренче шимбәсенә туры килә. Көндәшләре – шәхси эшмәкәрләр күп булса да, алар куллану базарында үз позицияләрен саклый. Кооператорлар күптармаклы эшчәнлек – сәүдә, җәмәгать туклануы, икмәк, кулинария ризыклары пешерү, ярымфабрикатлар җитештерү белән дә шөгыльләнә. Хәзерге вакытта райпо системасында 116 кеше эшли. Аларның күбесе бу системада яңа кешеләр түгел, үз хезмәтенең нечкәлекләрен яхшы белүчеләр. Әйтик, Ирина Газизова 17 елдан бирле “Икмәк” җәмгыятендә экспедитор вазифасын башкара. Көн саен, иртәнге биштән торып, авылларга пекарня, кулинария цехы продукциясен таратырга чыгып китә. Җитештерүче белән кулланучы арасындагы төп арадашчы ул. Ризыкны сатып алучыларга тәкъдим итүдә бай тәҗрибә туплаган. Заявкалар җыйганда кешеләрнең соравын өйрәнә, шуның нәтиҗәсендә җитештерүгә яңа ассортиментлар кертелә. “Әлбәттә, тәнкыйть тә ишетергә туры килә, тәкъдимнәрне цех җитәкчеләренә җиткерәбез, алардан тиешле нәтиҗәләр ясала”,– ди 2012 ел йомгаклары буенча “Иң яхшы экспедитор” исеменә лаек булган Ирина Газизова. Райпо кулланучыларга адреслы хезмәт күрсәтә, ягъни “Икмәк” машинасы санаулы гына ипигә заявка бирелгән авылга да керә. “Ирина эшенә бик намуслы карый, шул ягы белән үрнәк. Безнең 220 сәүдә ноктасы бар, шуларга продукциябез көндәлек җиткерелә һәм экспедиторлар кабаттан заявкалар язып алып, цехларда әлеге заказлар икенче көнгә үтәлә”,– ди “Икмәк” җәмгыяте җитәкчесе Эльмира Идрисова. Пекарняның үз кибетенә килеп алучылар күп икмәкне. Кулинария продуктларына да сорау зур. Коронавирус чикләүләре йомшарганнан соң Энже Нигъмәтҗанова, Рушания Әскәрова күңеленең бар җылысын биреп ясаган тортларга да сорау арткан. “Райполар республиканың берничә районында гына сакланып калды. Ә бездә остазлары өйрәтеп калдырган эшне, хезмәт күрсәтү алымын камилләштереп, аларның алмашчылары дәвам итә. Моның өчен без Президентыбызга, район башлыгы Рәис Нургали улына зур рәхмәтле. Кооператорлар буларак, халыктан сөт, ит, макулатура җыйнау белән дә шөгыльләнәбез. Инкубаторда чебиләр үстереп сатабыз, кулланучыларны катнаш азык, ашлык, көрпә, ярма белән тәэмин итәбез. Көзге ярминкәләрдә халыктан бәрәңге, яшелчә җыйнап сатабыз. Кооператорларның режимы шундый, алар башкалар ял иткәндә дә эшләргә тиеш, дәрәҗәләре шул вакытта гына була. Пандемия вакытында супермаркетлар ябылганда да, авылларга автолавкалар йөреп торды, халкына көндәлек кирә-яраклар тоткарлыксыз китерелде. Гомумән, кечкенә генә булса да авыл кибетләрен саклап калу – безнең бурыч. Яңа модульле кибетләр төзүне дә дәвам итәчәкбез. Коллективны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Аларның элеккечә райпо исеменә тап төшермичә эшләүләрен телим”,– ди 30 ел гомерен кооперациягә багышлаган Шәүкәт Әсхәдетдин улы Гайнетдинов.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев