Коронавируска бергәләп каршы торыйк
Саба муниципаль районы башкарма комитеты районда коронавирус инфекциясе үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау чаралары турында карар кабул итте. Карарда, оештыру-хокук формаларына бәйсез рәвештә” предприятие, учреждение җитәкчеләренә массакүләм чараларын ябык титагы биналарда үткәргәндә катнашучылар санын чикләүләр билгеләргә, андагы һаваны бактериягә каршы нурландыргычлар ярдәмендә туктаусыз йогышсызландырырга тәкъдим ителә.
Казан-Шәмәрдән юлының 78нче километрында урнашкан 24 койкалы “Туган авыл” кунакханә комплексы (Теләче районы) медицина тикшерүе өчен обсерватор буларак билгеләнә. Район үзәк хастанәсенә коронавирус белән йогышлану шиге тудырган балаларны караучы әти-әниләрне эштән вакытлыча читләштереп тору өчен аларга 14 календарь көнгә больничный бирергә тәкъдим ителә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев