Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Коронавируслы җәй

Узган елның декабрендә моңа кадәр кешедә күзәтелмәгән коронавирус штаммы – COVID-19 пәйда булды. Башта Кытай, аннары Испания, Италия илләрен колачлап алган бу афәт безгә килмәс төсле иде.

undefined

Район үзәк хастаханәсеннән кичәге көнгә алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда авыручылар белән элемтәдә булган 51 кеше күзәтү астында кала, 113 кешедә авыру билгеләре ачыкланган, шуның 98е дәваланган. 13 кеше амбулатор дәвалану үтә.

Табиблар китергән дәлилләр дә бу чирнең барлыгына ышандыра алмады башта халыкны. Кеше куркыту өчен генә чыккан уйдырма дип кабул иттеләр. Кемдер моннан сәяси төсмер эзләде. Танышлары, дуслары, туганнары арасында авыручылар күренә башлагач кына халык башына уй төште. Башта зур шәһәрләрдә баш калкыткан авыру әкрен генә район үзәкләренә, авылларга да үтеп керде. Кинәт авырып киткән бер танышым да бөтен саклану чараларын күрдем югыйсә, таҗлывирусны ничек эләктергәнемне аңлата алмыйм ди. Өлкәннәр әйтмешли, күрәчәгең булсамы?.. “Башта тамагым әчетә башлады, дөрес, эштә кызу булгач, тәрәзә-ишекләр ачык торды. Шуңа үтәли җил тигәндер дип уйладым. Өйдә үземчә дәвалану чараларын күрдем, тамагымны чайкаттым... Кинәт температурам күтәрелде. Бәлки шунда ук антибиотик эчәсе булгандыр. Кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать иттек. Казан хастаханәләренең берсендә 10 көнләп дәваландым. Әле дә хәлем юк, табиблар ике айлап шулай булыр дип кайтардылар”,– ди. Авыруны төрлечә кичерүчеләр бар. Сабада яшәүче Ләйлә ханым да җәй башында җитди сәбәп белән зур шәһәрдә булып кайта. “Кайткач, бераздан соң үземдә хәлсезлек тоя башладым, никтер баш эшләмәде. Икенче көнне борынга томау төште, төчкертә башлады. Тәм һәм ис тоймадым, нәрсә капсам да, чи бәрәңге ашаган төсле тоелды. Тоз белән шикәр тәмен генә тойдым. Бик читен халәт икән... Тирән итеп сулыш ала алмадым, күкрәк читлеге авыртты. Өйдә ике балабыз да авырый башлады, температуралары күтәрелде. 3нче атна киткәч кенә тәм сизә башладым, иң беренче сарымсак тәмен тойдым. Ничек дәвалануга килгәндә, антибиотик эчтек, борынга да дару тамыздык. Лимон, имбирь тамыры турап гел чәй эчеп тордык. Аппетит булмады, бөтенләй ашыйсы килмәде. Бер якын кешебез эче китеп авыртты, температурасы төшмәде. Казанга алып киттеләр. Ул өстәмә рәвештә прополис мае белән дәваланды, шуңа сулыш алуы авыр булмады, ди. Башкаларга киңәшем - иң беренче дөрес тукланырга кирәк. Бу авыруны беренче чиратта таза гәүдәле кешеләр авырдан кичерәләр икән, сулыш ала алмыйлар. Хәрәкәттә булган кешеләргә җиңелрәк. Ничек тә иммунитетны булдырырга кирәк. Авыз –борыннарны гел чайкап йөрү мәслихәт. Тәһарәтле булу бик файдалы. Танышларыма да гел әйтәм инде, җиләк-җимештән кай­натма ясарга ашыкмагыз, “свежий” килеш ашагыз дип. Аллаһы Тәгалә сак­ланганны саклармын дигән бит, табигатьнең яшеллекле, җиләк-җимешле, витаминлы вакытыннан файдаланып калырга кирәк”,- ди үзе дә медицина белгече булган Ләйлә.

Шулай итеп, коронавируслы җәйнең икенче яртысына кереп барабыз. Белгечләр әлегә эпидемиянең кайчан төгәлләнәсен фаразларга ашыкмыйлар. Инде тиз арада китсен һәм безгә зыян китермәслек итеп үтсен иде. Авыруга каршы уйлап табылган вакцинаны сынау уңай нәтиҗәләр бирә дигән җылы хәбәр дә бар. Булдыра алганча сакланыйк, иң мөһиме- күңелне төшермик, оптимизмны югалтмыйк.

Марат Йосыпов, район үзәк хастаханәсе баш табибы:

COVID-19дан әлегә бердәнбер нәтиҗәле саклану чарасы – ул социаль дистанция саклау. Кулларыгыз чиста булсын, аларны сабынлап еш юып торыгыз. Юылмаган куллар белән авызга, борынга яки күзгә кагылмагыз, беркем белән дә кул бирешеп күрешмәгез. Тозлы су белән авыз-борыннарны чайкатып торырга киңәш ителә. Шулай ук эштә үзегез кагылган өслекләрне һәм җайланмаларны, ишек тоткаларын һәм сапларын даими чистартып торырга кирәк. Гаиләдә дә шәхси гигиена әйберләре һәркемнеке аерым булсын. Өйләрегезне ешрак җилләтегез. Иммунитетны саклау өчен С витамины булган җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә. Сусыл яшелчәләр, әйтик кыяр ашагыз, ешрак су эчегез, саф һавада күп хәрәкәтләнегез. Тиздән бакчаларда яңа бәрәңге өлгерә, ул да С витаминына бай. Норматив буенча кеше көненә 6070 мг аскорбин кислотасы куллана, аның яртысы организмга җиләк-җимеш, яшелчә аша керергә тиеш. Йөткертә башлауга мәтрүшкә, үги ана, бака яфрагыннан ясалган төнәтмәләр куллану файдалы. Әгәр инде чынлап торып авыру билгеләре сизелә башлый икән, кичекмәстән участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакытында башланган дәвалау чаралары чиргә азарга ирек бирмәс. Районыбызда әлегә коронавирус белән бәйле вәзгыять тотрыклы саклана. Ихтыяҗ туганда хастаханәнең инфекция бүлеген ковидлы авырулар өчен җайлаштыру мөмкинлеге бар. Шулай да начар фараз бирәсе килми. Барыгызга да сәламәтлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев