КОШЧЫЛЫК - ОТЫШЛЫ ТАРМАК
Авыл җирендә кошчылык – отышлы тармак.
Авыл җирендә кошчылык – отышлы тармак.
Тавык-чебеш, бигрәк тә бройлер ит юнәлешендәге башка малларга караганда тиз үсә. Мисалга, тиешле кондициягә җиткән бер каз уртача 1 мең сумнан артык табыш китерә ала. Үз шәхси хуҗалыгында кошчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләргә „Саба инкубатор-кошчылык станциясе” җәмгыяте күп еллардан бирле булышып килә. Тагын да төгәлрәк әйтсәк, әлеге оешманың җитештерү тармагында үз урынын тапканына 65 ел тулды. Татарстан районнарында инкубатор-кошчылык станцияләре узган гасырның 50нче елларында төзелә башлый. Сабада шул хакта карар 1951 елда КПССның район комитеты бюросында кабул ителә. Булачак предприятиегә директор итеп фронтовик, Ватан сугышын танк взводы командиры дәрәҗәсендә тәмамлаган Нәҗип Әлмөхәммәтов билгеләнә. Шәмәрдән станциясенә тимер юл вагоннары белән инкубатор бинасы өчен төзелеш материаллары кайтарыла. Балта-пычкы белән чыршылыкны чистартып станция нигезен салалар. Ә хезмәт хакын чыгасы чебиләрне сатканнан соң түләргә вәгъдә итәләр. Ул вакытта һәр колхоз тавык фермасы тота бит, йомыркаларны шулардан китерәләр. Уртак тырышлык нәтиҗәсе: 1953 елның җәендә беренче чебиләр чыга. Әмма аларга әллә ни зур сорау сизелми. Ашатырларына булмаганлыктан, гади чебине шәхси хуҗалыклар күпләп алмый. 1961-1965 елларда цех мөдире вазифасын башкарган Фирая Батырханова истәлекләреннән:
–Ул вакытта йомыркаларны кайсы колхоздан китерелгәнлеге билгеле булсын өчен карандаш белән номерлап тезә идек. Бер тәүлек үткәч, обоскоптан тикшергәннән соң, чиста йомыркалар алына иде. Яралгысызлары юк ителде. Күп эш кул көче белән башкарылды, үз техникасыннан инкубаторның аты гына бар иде, лотоклар автомат ярдәмендә әйләндерелделәр. Чыккан чебиләр колхозларга җибәрелде. Операторлар булып Хәят Закирова, Саҗидә Сафиуллина, Сания Мотыйгуллина эшләде. Аннары станциягә йөк машинасы алынды.
Нәҗип Әлмөхәммәтовтан соң предприятиедә директор вазифаларын Александр Иванов, Рафаэль Фәсхиев, Шакир Шәмсетдинов, Хәбибрахман Кәримов башкара. Алар кошчылык тармагында эшләгән хезмәт ветераннары күңелендә таләпчән, тәртип яратучы җитәкчеләр булып сакланып калган. Бервакыт цехта 6 йомырка тулмавы ачыклана. Директор Хәбибрахман Кәримов җитмәүчелек сәбәбен ачыклый башлый. Кем эше булыр, кайсы урлаша? Бераз кимерелгән идән тактасын ачып карасалар, йомырка кабыклары күрәләр. Шуннан соң цехта күселәргә каршы көрәш игълан ителә.
Рентабельле булмау сәбәпле, 1976 елда инкубатор-кошчылык станциясе ябыла, җиһазлары Кукмарага тапшырыла. Халык чебигә 3 ел башка районнарга йөрергә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә 1979 елда станция үз урынында филиал дәрәҗәсендә яңадан торгызыла. "Инкубаторны кабат сафка бастыруда зур җаваплылык соралды. Кукмара безгә бер генә шкаф бирде, икенчесен Чаллыдан алып кайттык. Кыш уртасында электр станциясен эшләтеп җибәрдек. Йомыркалар чит өлкәләрдән кайтарылды, үрдәк бәбкәләре дә чыгара башладык. Халыкка сатуда Иске Икшермәдән Илгиз абый зур ярдәм итте. Шулай эшләп, 4 елдан Кукмарадан мөстәкыйль предприятие булып аерылып чыктык”,– дип искә 1979-1987 елларда директор булып эшләгән Шәйморат Шакиров.
Инде инкубатор-кошчылык станциясен хәзерге директор Рамил Фазуллин кабул итеп алганга да 30 елдан артык вакыт узган. Бу чорда предприятиедә зур үзгәрешләр булды, ассортимент артты, каз, үрдәк бәбкәләре чыгарыла, кош-корт асраучыларга күпләп азык сатыла башлады. “2018 елда халыкка 120 мең баш чеби, 5 мең каз, 8 мең үрдәк үстерелеп сатылды. Клиентларыбыз Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча районнарында да шактый. Хәтта Нократ Аланы, Мари Иленнән килүчеләр дә бар. Хәзер халык үскән, бер айлык чебиләрне алуны кулай күрә. Хәзерге вакытта инкубаторда 2019 ел сезонына әзерлек бара. Күп кенә хуҗалыклар аласы чебиләр өчен түбән бәядән октябрь айларында ук алдан түләп куйды. Алай эшләгәндә бер капчык катнаш азык бушка килгән кебек була. Быел Башкортстаннан Арбор Айкерс токымлы бройлер йомыркаларын алып кайтуны планлаштырабыз”,– ди бухгалтер Дилбәр Мусина.
Предприятие үзенең 65 еллыгын яңа инкубатор бинасына нигез салып каршылый. Яңа технологияләргә нигезләнгән, барлык хезмәт һәм көнкүреш уңайлыклары тудырылачак объектны 2020 ел сезонына сафка бастыру планлаштырыла. Кошчылык станциясе халыкны кош ите белән тулы тәэмин итү өчен җитештерүне даими арттыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев