Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кошларга булышабыз

Яз җитү белән туган ягыбызга кошлар кайта. Иң беренче “язның хәбәрчеләре” кара каргалар, алар артыннан озак көттерми сыерчыклар килә.

Сыерчыклар бала чыгару өчен үзләренә урын эзли башлыйлар. Менә шуңа күрә дә Шәмәрдән 1нче “Экият” балалар бакчасы тәрбиячеләре,  агачларда эленеп торган иске ояларны күреп, күчмә кошларны каршылау өчен “Кошларга булышабыз” дип исемләнгән акция оештырды. Акцияда  әти-әниләр бик актив катнашты. Барлыгы 44 сыерчык оясы ясалды. Балалар үзләренең  әти-әниләре белән бергә ояларны агачларга урнаштырдылар. Соңыннан актив катнашкан барлык әти-әниләр грамота белән бүләкләнде. Балалар да читтә калмады, аларга кечкенә күчтәнәч тапшырылды.

     Сыерчыклар озак көттермәс, ояга кунып матур итеп сайрарлар. Ә без аларны читтән генә күзәтербез.

Мәннәнова Асия Хөрмәт кызы.

 Шәмәрдән 1нче “Экият” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев