Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Космонавтика көненә балалар газета чыгардылар һәм викторинада галәм турындагы белемнәрен ныгыттылар

Районыбызда Космонавтика көне төрле чаралар белән билгеләп үтелә

  12 апрельдә Россия Федерациясендә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Нәкъ шул көнне, 1961 елның 12 нче апрелендә Совет очучы-космонавты Ю.А. Гагарин «Восток-1» корабында кешелек тарихында беренче тапкыр космоска чыга. Бу вакыйганың әһәмиятен ассызыклау өчен,11 апрельдә Арташ мәдәният йорты һәм Ике басу Арташ авыл китапханәсе  балалар белән стена газетасы чыгарды.

  Саба урман хуҗалыгының  тарихи музеенда балалар өчен авиация һәм космонавтика көненә багышланган «Космик викторина» узды. Бу чара яшь кунакларга бик ошады. Балаларның галәм турындагы белемнәре тагын да артты, күп кенә кызыклы мәгълүмат тупланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев