Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Көзләрнең дә бар бит үз яме...»

5 октябрь көнне Керәнне авылында укытучылар hәм өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды

. "Көзләрнен дә бар бит үз яме" дип исемләнгән бәйрәм тантанысына килгән чал чәчле әби-бабайларга, абый-апаларга  Саба ҖЧҖ нен Мичән бүлекчәсе җитәкчесе Рамиль Шәймарданов үзенең изге теләкләрен җиткерде. Кичәне Саба район мәдәният йорты каршындагы  Газинур Габделхаков җитәкчелегендәге  "Нәүрүз" ансамбле чыгышлары бизәде.  Кичәдә шулай ук мөхтәрәм укытучыларыбызны котлап та, махсус хәрби операцияда булган егетләребез хөрмәтенә дә  җырлар,шигырьләр яңгырады. Бәйрәм кичәсенең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм концертыннан алган җылы тәэсирләр белән бүлешеп, яшьлек  хатирәләрен яңартып, кунаклар вакытның узганын сизмәделәр дә.  Оештыручылар да: "Исән-сау гына булыгыз, Сез безгә бик кирәк әле" дигән изге теләкләр белән әби-бабайларны озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев