КҮП БАЛАЛЫ ГАИЛӘ ЯКЛАУГА ЛАЕК
Бала тапкан хатын – бәхетле кеше. Аны электән олылаганнар, ягъни әни кешегә авылда күрше-күләннән сый-хөрмәт күрсәткәннәр. “Бала тапкан хатынның өенә кереп хәлен белә алмасаң, морҗасына кара. Төтен чыкканын күрсәң дә бик зур савап”, – дигәннәр. Бәби үстерү җиңел түгел, алар күбрәк булган саен куанычлы мәшәкать тә арта. Шуңа дәүләт тарафыннан да күп балалы гаиләләргә төрле ярдәм чаралары күрелә. Дәүләт яклавы формалары елдан-ел киңәя бара, законнарга үзгәрешләр кереп, аналарга пособиеләр һәм субсидияләр суммалары да артып тора. Газета укучыларыбызга шул хакта республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Сабадагы 36нчы бүлекчәсе начальнигы Фирдәвес Галиева сөйли.
–И элек балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең республикада 2018 ел башыннан барлыкка килгән яңа ике төре турында әйтергә кирәк. Беренчесе – “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында”гы федераль закон нигезендә 2018 елнын 1 гыйнварыннан соң туган яки уллыкка алынган беренче балага ай саен 1,5 яше тулганчы бирелә башлаган пособие. Әлеге дәүләт ярдәме бер кеше башына туры килә торган айлык керем 14034 сумнан артмаган гаиләләргә күрсәтелә. Татарстанда аның күләме 8896 сум тәшкил итә. 2018 елда безгә әлеге пособиене сорап 123 ана мөрәҗәгать итте. Шуларның 95енә пособие билгеләнде. Бала туганнан соң айлык түләүләрне сорап 6 ай әчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул вакытта айлык түләү бала туган көннән исәпләнә. Алты ай үткән икән, түләү ана (ата) мөрәҗәгать иткән көннән исәпләп бирелә башлый. Тиешле вакыт узгач, аны озайту өчен, кабат яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Икенчесе – өч ел авыл җирлегендә яшәүче 25 яше тулмаган аналарга 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче бала өчен – 50 мең сум, 29 яшьтән яшьрәк хатын-кыз өченче баласын тапкач 100 мең сум күләмендә пособие бирелә башлавы. Башта ул өч ел авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга гына кагылса, хәзер түләүне шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче, ягъни Байлар Сабасында яшәүче аналар да ала башлады. Районда ел башыннан беренче балага 50 мең сум күләмендәге түләү – 66, өченче бала өчен 100 мең сум 21 анага билгеләнде..
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев