Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күпне күргән өлкәннәр

Бу көннәрдә Кече Шыңар авылында яшәүче Әсхәт Галим улы Галимов, Нургаян Гатиятулла кызы Ханнанова һәм Шәмәрдәндә гомер кичерүче Факия Фатыйх кызы Камалова үзләренең 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алдылар.

Әсхәт Галимовка 6 яшь вакытта әтисе үлеп, ятимлектә үсә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, басуда эшли башлый. «Олылар ат белән, без үгез җигеп эшләдек. Әтисез малайларны гел кыерсыталар иде. Чабаталар тузмасын дип, җир башында салып калдыра идек», - дип искә ала әлеге шомлы елларны. Гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыга. 1960 елда Яңа Мичән авылы кызы Мияссәр белән тормыш корып, 4 бала үстерәләр. Тормыш иптәше 2013 елда вафат була. Әсхәт абый бүген улы Рөстәм тәрбиясендә яши.

Нургаян Ханнанова да сугыш чоры балаларына төшкән авырлыкларның барысын да үз җилкәсендә татый. Молотилкада эшли, иген ура, көлтә бәйли. Арчадан симәнә алып кайтканда, бер чабатасы төшеп калып, авылга кадәр яланаяк кайтканын бүген дә оныта алмый ул. 1956 елда авылдашы Ширияздан Ханнановка кияүгә чыгып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Гомер буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыга. Нургаян апа хәзерге вакытта улы Таһир гаиләсе тәрбиясендә хәерле, имин гомер кичерә.

Факия Камалова Чистай районында туып үсә. 1946 елда Чистайдагы педучилищега укырга керә. Аны гел «бишле» билгеләренә тәмамлап, Шәмәрдән леспромхозының балалар бакчасына юллама белән эшкә җибәрелә. Соңрак читтән торып Казан дәүләт педагогика институтында рус теле укытучысы белгечлеге ала. Бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, 1981 елда Шәмәрдәндәге балалар бакчасы тәрбиячесе вазифасыннан лаеклы ялга китә. Ире Васил Камалов белән 58 ел гомер кичереп, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә улы Фазыл белән яши.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев