Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Краннарда чишмә ага

Хәзер чишмә юлында көянтә-чиләк аскан кызларны күрермен дип уйлама. Аптырыйсы түгел, һәр йортта су өйгә үк кергән. Алай гына да түгел, хәзер күп авылларда краннан агызып артезиан коесыныкын түгел, нәкъ менә чишмә суын эчәләр. Тәмлерәк тә, йомшаграк та. Нормативларга күбрәк туры килә. Артезиан суыннан аермасы шул: ул җир өстенә табигый фильтрлар белән чистарынып, җир өстенә кеше булышлыгыннан башка гына агып чыга.

Аермасын Сабада пластик шешәләр белән чишмә суы  алып кайтучылардан да белә аласыз. Юшкыны  утырмый, диләр. Район үзәгендә әлегә торбалардан артезиан  суы  килә. Ә менә табигый чыганакларга бай авылларда яшәүчеләр “Саба Мелиорация ПМК” җәмгыяте һәм  коммуналь хуҗалыклар тырышлыгы белән әкренләп краннардан  чишмә суы  агызып эчүгә  күчеп бара.  Әйтик, 2018 елда шундый  вакыйга  Елыш авылында булды: Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе эшчеләре  тырышлыгы белән каптаж эшләнеп йортларга чиста чишмә суы җибәрелде. Хәзер Елышта  яшәүчеләрнең бер мәшәкате  кимеде. “Аңарчы торбалардан  килгән су  малларга эчерергә, идән-кер юарга гына  яраклы иде. Чәйгә чишмәдән ташыдык. Краннардан чишмә суы ага башлагач, моңарчы өйләрендә су булмаганнар да  су керттеләр”,– диде шушы  авылдан Илфат Якупов...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев