Кросска әзерләнәбез
10 октябрьдә Сабада һәм авыл җирлекләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, олысын-кечесен даими спортка тарту максатында барлык авыл җирлекләрендә “Милләтләр кроссы-2020” үткәреләчәк. Йөгерүдә катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленәчәк: бакча балалары (дистанция-200 метр); башлангыч сыйныфлар (500 метр); V-VIII сыйныфлар (1500 метр); IX-XI сыйныфлар; ир-егетләр һәм хатын-кызлар (2500 метр); VIP-старт. Кросс “Аргамак” картодромында үткәреләчәк. Катнашучыларны теркәү – 9дан 9.45 сәгатькә кадәр. Старт – 10.15 сәгатьтә.
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев