Кукмаралы Гаптелмәннәф абыйны юлбатлылар күптән үз итте
Кендек каны тамган җире булмаса да, Гаптелмәннәф абый Әхтәмов юлбатлылар тормышында тирән эз калдырган кеше.
Тумышы белән Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан ул. Сигез балалы Гапсәләм белән Мөкминә гаиләсендә 1943 елда өченче сабый булып дөньяга килгән. Әтисе сугыштан инвалид булып кайта һәм 48 яшендә бакыйлыкка күчә. Унбиш яшьлек Габделмәннәфкә тормыш юлын сайлар өчен әнисе һәм бүреге белән киңәшергә кала. Сәрдек кичке мәктәп тәмамлаган егет чиләк ярым бәрәңге салынган чана тартып Иштуганга килә. Авылдан китәргә була ул. “Оргсинтез” берләшмәсенә кадрлар кирәк вакыт, төзүчеләр җыялар. Аена 90-100 сум хезмәт хакы алып бер ел эшли дә, химия-технология институтының нефть факультетына укырга керә. Әмма дәресләргә бер атна гына йөреп кала. “Син нәрсә, – ди аңа райондашы, Уразай авылы егете Рәшит. – Мин шушы ВУЗ дипломы белән 80-90 сумга эшлим. Кирәкме ул сиңа. Каршыда гына авыл хуҗалыгы институты. Кер шунда, син бит авыл малае. Ярдәм итәм”. Гаптелмәннәф абыйның язмышы хәл ителә. Тагын биш елдан агроном дипломлы егетне Саба районына юллыйлар. Авыл хуҗалыгы идарәсендә “Авангард” колхозына җир белгече итеп җибәрәләр. Хуҗалыкта игенчелек аксый. Әмма Гаптелмәннәф абый эшләгән 1969-1972 елларда күрсәткечләр яхшыра. Беренче көздә үк бәрәңгедән –150, бөртеклеләрдән 14,8әр центнер ашлык (ул еллар өчен югары уңыш) чыга. Дүрт елдан соң “Беренче” Үзбәк Закиров аны райкомның оештыру бүлегенә инструктор итеп ала. Бу инде номенклатура исемлегенә керү дигән сүз. Чыннан да, 6 ай дигәндә, Гаптелмәннәф Әхтәмовка 1973 елның 15 гыйнварында артта сөйрәлгән “Искра” колхозын күтәрү бурычы йөкләнә. Райкомдагылар ялгышмый, ышаныч аклана. Шул елда ук колхоз бәрәңгенең һәр гектарыннан 218әр центнер уңыш алып, республикада 1нче урынны яулый. Икенче җәйдә бөртеклеләр 20шәр центнердан уңыш бирә. Шул рәвешчә, искралылар игенчелектә район, республика хуҗалыклары арасында алдынгы урыннарда бара башлый. Үз сүзендә торган, принципиаль җитәкче була ул.
Бер җәйне (ветеран елын төгәл хәтерләми) райком хуҗалыкларга уракка чыгарга, арышны теземнәргә салырга дигән фәрман бирә. “Искра”да әлеге культура 900 гектар мәйдан били. Тик ул өлгермәгән. Шуңа күрә җитәкче арышны ектырырга ашыкмый. Әмма колхоз кырларына килеп чыккан ТАССРның халык контроле комитеты рәисе Михаил Репеев башкача уйлый. “Син нишләп ятасың, кая комбайннарың?” –ди ул йодрыгын Габделмәннәф Әхтәмовның борынына терәп. Рәис “Искра”ның орлыкчылык хуҗалыгы икәнлеген, орлыкның әле ач булуын аңлатып та карый. Репеевның гына үз туксаны туксан. “Әле сиңа барып җитмәдемени? Мин әйләнеп килгәнче тотынган бул”,– дип ярсый да, Шытсу басуларына таба китеп бара. “Күрәләтә игенне әрәм итәсе килми бит. Шуннан соң комбайнчыларга арышны бераз егарга да, “ватылырга” куштым. Ун “кыр корабы” басуга кереп китте дә, кайсы кая туктап калды. Кичке сәгать 9ларда Репеев янә килеп чыкты. Эшнең бармаганлыгын күреп, райком секретаре икебезне халык контроленә чакыру белән янап китеп барды”– дип искә ала Габделмәннәф абый.
Шуннан соң – ничек Ходайның рәхмәте димисең – икенче көнне үк җылы яңгырлар башлана да, туктаусыз 11 көн ява. Арышны теземнәргә салган уҗалыкларда кырлар боламыкка әйләнә. Унбер көннән соң һава торышы уңайланып китә һәм “Искра”да тулышкан арыш башаклары, җитәкчегә рәхмәт укыгандай, җиргә иелә. Ул көздә 900 гектардан 27шәр центнер уңыш җыйнап алалар. Ә район арышсыз кала. “Ул вакытта дәүләткә ашлык сатмаган өчен дә тәнкыйтьлиләр иде. Ун машина арыш төяттем дә, Шәмәрдәнгә алып киттек. Юлда башкарма комитет җитәкчесе Рафаэль Йосыпов туктатты. Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә? Районда көзге чәчү үткәрергә орлык юк. Кире борыл, диде. Нәтиҗәдә бөтен районны 13 мең гектарга җитәрлек арыш симәнәсе белән тәэмин иттек”, – дип истәлекләрен барлый Габделмәннәф абый.
Райкомның көз ахырындагы пленумында “беренче” Әләметдин Камалов хуҗалык җитәкчеләрен шаблон белән эшләгәннәре өчен тәнкыйтьли. “Өстән кушылганга күрә генә һәрберегез арышны егып бетерде. Менә Әхтәмов кебек әзрәк баш белән эшләргә кирәк”,– дип Габделмәннәф Гапсәлам улын мактап та ала.
Тормышның башка яктан китереп бәргән дулкыннары да сыный аны. 1982 елның сентябренең эссе һәм көчле җилле көнендә Юлбатта янгын чыгып, 24 гаилә, шул исәптән Әхтәмовлар да урамда кала. (Бу фаҗига турында мәгълүмат эзләп район газетасының 1982 елгы теркәмәсен актардым. Янгынга кагылышлы ник бер кәлимә сүз булсын!) Һәр гаиләгә йорт салып бирү райондагы барлык хуҗалыкларга йөкләнсә дә, төп авырлык “Искра” колхозы рәисенә кала. Иртәнге нәрәттә Габделмәннәф абыйны инде 4-5 кеше көтеп тора. Күз карашлары ялварулы. Кайсына машина, кайсына башкасы кирәк. Ничек кенә булмасын, янгыннан зыян күрүчеләрнең барысы да диярлек кышка йорт салып чыга
“Габделмәннәф абый авыл көнкүрешен, хуҗалык үсешен кайгыртып зур күләмле эш башкарган кеше. Ул вакытларда юлсызлык зур проблема иде. Юлбат уртасыннан аккан елга аша агач басма гына иде, авыл күперсез яшәде. Механизатор-терлекчеләр язын эшкә Тенеки аша әйләнеп йөрергә мәҗбүр булды. Яшь җитәкче батырчылык итеп, иң элек шушы мәсьәләне хәл итте: хуҗалык исәбенә күпер төзетте. Халык иркен сулыш алды. Гомумән, төзелешләр киң колач белән алып барылды. Мәдәният йорты, ремонт остаханәсе, амбарлар сафка басты. Шуның аркасында күпләр эшле булды, яшь гаиләләр авылда калды. Колхоз үзәкләреннән бер Юлбатта гына укучыларга башлангыч белем бирелүе белән дә килешеп тормады ул. 1982 елда авылда сигезьеллык мәктәп төзелде. “Искра”ның партоешма секретаре Наил Галиев, авыл Советы рәисе Фәрхәнә Шәмсетдинова, мәктәп директоры Рөстәм Нигъмәтҗанов белән килешеп эшләү нәтиҗәсендә башка күп эшләр дә башкарылды. Халык белән яхшы мөгамәләдә булды. Беркайчан да кешегә каты бәрелмәде. Белгечләр сүзенә колак салды”, – ди Әхмәтовтан соң хуҗалыкны кабул итеп алган Наил Габдерахманов остазы турында.
Фидакарь хезмәте өчен “Татарстанның атказанган агрономы” дигән мактаулы исем алган шәхеснең гаилә хәленә килсәк, алар Фәрәхия ханым белән өч кыз үстерделәр. Хәзер 5 оныгы, өч оныкчыгы бар.
“Мин әти белән гомер буе горурланачакмын. Гадел кеше булды, хезмәт сөйде. Нинди генә мәсьәлә килеп туса да, чишелеш таба белде. Без әле дә әтигә киңәш сорап киләбез. Тагын бер сыйфаты: гомере буе табигать белән гармониядә яшәде, безне дә туган җирне яратырга өйрәтте. Әти гармунда уйнагач, без җырлы-моңлы гаилә булдык. Сәхнәдән төшмәдек. Әни белән бик матур яшәделәр”, – дип кочаклап ала әтисен кызы Гөлнара ханым.
Хезмәттә күпләрнең остазы булган (шуларның берсе Ринат Нигъмәтҗанов хәзер районның баш агрономы) Габделмәннаф Гапсәлам улына сәламәтлектә, оныкларының яраткан бабасы булып яшәвен телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев