Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кул көрәштерүдә райондашыбыз уңышы

Теләче муниципаль районында төрле категориядәге спортчылар арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты узды.

  Чара Халык Бердәмлеге көненә багышланган иде. Ярышларда республиканың 12 шәһәр һәм районыннан 17 команда катнашты. Ярышлар уң һәм сул кул көрәштерүдә үткәрелде,  катнашучылар авыру төрләре һәм үлчәү категорияләре буенча бүленделәр. Әлеге ярышта Лесхоз интернат-йортыннан социаль хезмәтләр алучы Рөстәм Заһидуллин катнашты. Спортчы иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте һәм икенче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев