Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күңел җылысын тигез өләшә

Рәшидә Нуриева 16 ел социаль хезмәткәр булып эшли

Һәркемнең дә язмышы  бер төсле түгел.  Арабызда гомер көзләрен ялгызы каршылап, башкалар ярдәменә мохтаҗ булучылар да бар. Андыйларга үз йортларыннан аерылмыйча яшәү шатлыгын социаль хезмәткәрләр бүләк итә.  Башкалар хәсрәтенә битараф булмаган, олы йөрәкле кешеләр генә социаль хезмәткәр булып эшли аладыр.  Чөнки бу өлкәдә эшләп кенә калмыйлар,  анда яшәргә дә кирәк.

Көек авылында яшәүче Рәшидә Нуриева эшләү дәверендә күпме өлкән яшьтәге кешегә күңел җылысын бүләк иткән, аларның ялгыз тормышларына ямь өстәгән, моңсу көннәрен нурландырган кешеләрнең берсе.  Социаль хезмәткәрләр караучысыз калган, ягъни балалары читтә яшәгән, ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларга, инвалидларга көндәлек ярдәм генә күрсәтеп калмыйлар, моң-зарларын тыңлап, табиб та, психолог та, сердәшче вазифасын да үтиләр.

“Һәркайсына аерым яраклашырга кирәк. Чөнки  өлкән кешенең һәрберсенең  үз холкы, аерым үзенчәлеге бар. Еллар узу белән һәр әбекәй минем өчен якын кешегә әйләнә”, – ди “Балкыш” комплекслы социаль  ярдәм күрсәтү үзәге  хезмәткәре   Рәшидә ханым Нуриева. Ул  2008 елдан башлап әлеге изге дә, саваплы да булган эшне башкара. Дөресрәге, Казан медицина училищесын тәмамлаган көннән Рәшидә ханымның бөтен тормышы кешеләр сәламәтлеге, башкаларга  ярдәм күрсәтү белән бәйләнгән.

Шекшедә туып-үскән кыз  1989 елда Көек авылына килен булып төшкәннән соң  Кызыл Мишә фельдшер-акушерлык-пунктында физиотерапия ка­бинетында эшли. Эш урыны кыскартылу сәбәпле, социаль яклау бүлегенә шәфкать туташы булып урнаша. Беренче елларда  Саба, Миңгәр, Кызыл Мишә, Көек авылларында яшәүче  мох­таҗ өлкәннәргә, барлыгы унике  кешегә җәяүләп йөреп медицина ярдәме күрсәтә. Төрле та­бигать шартларында Миңгәр белән Көек арасын атнасына өч тапкыр җәяүләп урарга туры килсә дә, һич авырыксынмый,  өлкәннәрнең үзен зарыгып көтүләре Рәшидә ханымга көч өсти.  Ярый җәйләрен скутеры  ярдәмгә килә. 

“Без соңгы елларда шәфкать туташы һәм социаль хезмәткәр вазифасын берьюлы башкарабыз. Өлкәннәрнең сәламәтлекләрен кайгыртып, аларның халәтләрен аерым дәфтәргә теркәп барабыз. Шулай ук  минем вазифама  тәрбиядә булган өлкәннәргә  ашарга әзерләү, урамга саф һавага  алып чыгу, киемнәрен алыштыру,  хастаханәгә алып бару, төрле күнегүләр ясату, өйләрен җыештыру, коммуналь түләүләрне башкару, кибеттән кирәкле продуктларны сатып алу һәм башкалар керә. Һәр эш урынындагы кебек, безнең хезмәт тә кәгазь эшеннән азат түгел. Өлкәннәрнең һәр­берсенең үзенчә чишеләсе мәсьәләләре бар. Моң-зарлары да еш кына  үзең белән өйгә ияреп кайта. Шунсыз булмый", – ди Рәшидә ханым.

Әйе, шуңа да бу өлкәдә эшли дип әйтү генә аз, монда яшәргә дә кирәк.

  Бүгенге көндә Рәшидә Нуриева тугыз өлкән яшьтәге кешегә социаль ярдәм күрсәтә. Аларга килү көннәре  сәламәтлекләре  дәрәҗәсенә карап билгеләнә. Озак вакытлар дәвамында тәрбияләүгә куелганнарына, ягьни ярдәмгә аеруча мохтаҗларына  атнага биш көн бара. Без аны  Сабада яшәүче 85 яшьтәге  Гафифә Нәҗипова янында булган көнне очраттык. Гафифә апаның күзләре начар күрә, башкача сәламәтлегеннән зарланмый. Гомер иткән ирен, вакытсыз улын югалткан ананың Рәшидә ханымны зарыгып көтеп алганлыгы һәр сүзеннән ачык аңлашыла.  Сабада яшәүче улы Фарсель белән килене  Алсу да  мөмкинлекләре булуга  килеп ярдәм итеп китәләр, әлбәттә.  Гафифә апа һәркемгә хәер-догада, рәхмәтле була белгән кеше белән әңгәмә кору да күңелле. Бүген дә гомеренең иң бәхетле чоры – Пермьдә яшәгән елларын, ире белән икәүләп шахтада эшләүләрен сагынып искә ала. Сабага күчеп кайткач та ул икмәк пешерү комбинатында эшләп лаеклы ялга чыга. Гафифә апа әле дә нәзәкатьлелеген югалтмаган: урамга һава суларга чыкканда да иң матур күлмәктән булуны гадәткә керткән.

"Гомергә матур киенеп йөрергә яраттым, шахтер хатыны ләбаса, мин. Рәшидәне сагынып көтеп алам. Үз балам шикелле якын ул миңа. Көне буе ялгызың өйдә булгач, бер кешене ярату һәм аны сагынып көтүне кирәкле эш дип табам”, – ди Гафифә апа.  

Рәшидә ханым хезмәтендә  хөрмәтле, тәҗрибәле   хезмәткәр булса, өендә  кадерле әни, уңган тормыш иптәше дә.  Ире  Фәргать Яхья улы  белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Инде уллары Илзат гаилә корып, бүген Нуриевлар ике онык сөю бәхете кичерәләр. Күршеләрендә генә төп йортта гомер итүче әти-әниләренә дә кайгыртучанлык күрсәтеп, хөрмәтләп яшиләр. Рәшидә ханымның күңел матурлыгы, әйтерсең,  бакчасына да күчкән: биредәге аллы-гөлле чәчкәләр хуҗабикәнең нечкә күңелле, гүзәллеккә гашыйк икәнлеген исбатлый.

“Кечкенәдән әби белән үс­кәнгәдерме, миңа  өлкәннәр белән уртак тел табу бик җиңел һәм рәхәт. Ул тәрбиядән дә киләдер. Безне әти-әни:  “Әби­егезгә  авыр сүз әйтә күр­мәгез, өлкәннәрне хөрмәт итегез!",  дип үстерделәр. Ул минем каныма сеңгән. Китапханәче булып эшләүче әниебез һәрвакыт тәрбияви китаплар алып кайтты.  Социаль хезмәткәр булып эшләү өчен  иң беренче кешеләрне яра­тырга, һәркем белән уртак тел таба белергә кирәк.  Үзеңнең башкаларга кирәк булуыңны,  сине зарыгып көтеп алуларын тою икеләтә бәхет. Ул  күпьеллык  хезмәтеңнең нәтиҗәсе дигән сүз”, – ди Рәшидә Нуриева.

Бүгенге көндә Рәшидә ханым  нәкъ менә күңел җылысын кушып башкарган  игелекле хезмәтенең  татлы җимешләрен татый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев