Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дүрт бала анасы Фәйрүзә Тимергалиева: «Иң бәхетле кеше- шөкер итә белгән кеше»

“Ана булу – тиңдәше булмаган бер хөрмәттер” дигән бөек мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин. Ул бәхет кенә түгел, олы җаваплылык та.

  Язмам – дүрт балага гомер бүләк итеп, аларны  ана мәхәббәте белән  җылытып-назлап яшәүче мөхтәрәм әниләрнең  берсе – Кече Шыңар авылында гомер итүче Фәйрүзә ханым Тимергалиева хакында. 

Кукмара районының “Нырты” совхозында   туып үскән Фәйрүзә Нәкыйп кызы  1992 елда Кече Шыңарга килен булып төшә. Авылның уңган-булган егете  Айдар Тимергалиев кунакка кайткан кызны үзеннән ерак җибәрми.  Шул көннән тормышның бө­тен мәгънәсен бер-беренә терәк булуда, дус-тату гаиләдә тәрбияле балалар үстерүдә күреп, гомер итәләр.  Икесе дә җаваплылыгы чикләнгән “Туган як” җәмгыятендә хезмәт куялар. Гаилә башлыгы – механизатор, Фәйрүзә терлекчелектә  эшли. Без аны, малкайлары белән сөйләшә-сөйләшә, яңа туган бозауларга сөт эчереп йөргән вакытта очраттык.

“Килен булып килгәч тә  сыерлар саудым, таналар карадым. Инде 10 елдан артык тудыру бү­легендә хезмәт куям. Эшебез җиңелләрдән түгел. Бигрәк тә таналарны савымга өйрәтү зур көч сорый.  Бозауларны да яшь бала тәрбияләгән кебек  күңел җылыңны биреп карарга кирәк. Көнгә 5-6 сыер  бозаулаган көннәр бар, андый чакларда бик авырга туры килә. Яңа туган бозауларны махсус урынга киптерергә куярга, 1 сәгать эчендә угыз  сөте эчерергә, тананы саварга кирәк. Бозау карау бик четерекле эш. Берәр мал авырта башласа, күңелдән  елап йөрисең. Барын да күңелемә якын алам. Табигатем шундый”, – ди Фәйрүзә. 

Аның һәр сүзеннән мал җанлы, сабыр,  үз эшен яратып, бөтен күңелен биреп эшләве аңлашыла. Иртәнге 4тә торып көненә өч тапкыр ферма белән өй арасын таптаса да, һич зарлануны белми.

"Эшемнән, тормышымнан бик канәгать. Бу авылга килен булып төшүем белән бик бәхетлемен, авыл халкы,  күрше-күлән дә бик әйбәтләр, хезмәттәшләр белән дус-тату яшибез. Эшем бар, вакытында хезмәт хакларын алабыз. Җитәкчеләребезгә зур рәхмәт", –ди ул.  

Иң бәхетле кеше- шөкер итә белгән кеше, иң күркәм кеше – рәхмәтле булган кеше,  диләр. Бу сүзләрнең хаклыгына Фәйрүзә мисалында тагын  бер кат инанасың.   Булганына  канәгать булып яши белүе, сау-сәламәт балалары, ныклы тылы–ире булуы белән бик тә бәхетле ул.   Бала­ларын да үзләре  үрнәгендә тырыш, хезмәт сөю­чән  итеп тәрбияләгәннәр.  Дүрт ба­ланың  өчесе инде үз тормышларын корып, оныклар сөю бәхетен дә татыйлар.  Айнурлары гаиләсе белән  Казан шәһәрендә яши, кечкенәдән техника белән дус  егет экскаваторда эшли. “Туган як” җәмгыятендә йөк машинасында эшләгән Фәннурлары  узган ел  29 сентябрьдә мобили­за­цияләнеп, бүгенге көндә хәр­би операциядә катнаша. 10 сен­тябрьдә  Казан кызы Ка­­ри­на белән законлы язылышып, яшь гаилә әлегә  19 көн генә бер­гә яшәп калган.

“Улы­быз гаи­­лә коруга китәргә мәҗ­бүр бул­­ды. Киленебез  белән бер­гә­ләп Фәннурыбызның, киявебезнең исән-сау кайтканын көтәбез”, – дип күз яшьләрен сөртә әни ке­­ше.

Гаиләдәге бердәнбер кыз – Айсылу  гаиләсе белән Те­­­лә­чедә яши.  Айсылуның ире дә хәрби операциядә икән. Ике сабые белән бергә иң якын кешеләрен зарыгып кө­тә­ләр.  Тимергалиевларның төпчек­лә­ре Зиннур 7 сыйныфта укый. Бүгенге көндә әти-әнисенә төп ярдәмче, зур терәк ул.

"Ирем гаиләдә бер генә бала булгач, каенанам-каенатам да  күп бала булуын теләделәр. “Алып кайт, алып кайт, дип гел үгет­­­ләп тордылар. Балаларны бик яраттылар, бергә тәрбияләп үстердек. Балалар һәрберсе кеч­­­кенәдән хезмәттә булды, уй­нарга аралары калмады. Каенанам белән 31 ел дус-тату гомер кичерәбез, каенатам вафат инде. Күп бала алып кайтудан курыкмаска кирәк.  Балаларны үстергәндә авыр булса да, үсеп җиткәч бу авырлыклар барысы да онытыла. Оныклар күзгә күренә башлагач, дөнья тагын да ямьләнә. Балалар бәхетле булса – ата-ана да  бәхетле инде”, – ди әңгәмәдәшем.

”Фәйрүзә Тимергалиева гаи­ләсендә ягымлы әни, уңган хатын булса, хезмәттә ул  югары күрсәткечләргә ирешүче, эшен җиренә җиткереп башкаручы  терлекче. Барына да өлгерүе, тырышлыгы, сабырлыгы белән ихтирам уята. Авыл хуҗалыгы нәкъ шундыйларга таяна да инде”, – дип бәяли АПК хезмәтчәннәре профсоюзының рай­он комитеты рәисе Гөлназ Нигъ­мәтҗанова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев