Башкортостан рәссамы Миңгәрдә иҗат итә
Танылган затчы Фәйзрахман Камал белән Саба районының Тимершык мәдәният йортында эшләгән Россия рәссамнары картиналар күргәзмәсендә очраштык.
Ул үзе Башкортстанның Чакмагыш районы Нариман авылыннан. Армиядән соң ике ел кинотеатрда рәссам булып эшләгәч, Санкт-Петербургта сәнгать академиясендә укыган, А.Штиглиц исемендәге нәфис-сәнәгать академиясе дипломы да алган. Техник дизайнер. Уфада авиация институтында студентларга өч ел эргономика фәне серләрен ачкан. Аннан кабаттан Санкт-Петербургка кайтып иҗатын дәвам иткән һәм 1996 елда иҗатта яңа юнәлеш - транформацияләнгән сәнгатькә нигез салган рәссам.
Фәйзрахман Камал белән сөйләшүне шуннан башладык. “Аның үзенчәлеге шунда ки, ул абстракционизм белән реализм арасына күпер салу, – дип аңлатты рәссам. – Әлеге юнәлешнең берсен аңлаган кеше икенчесен күңеленә якын да китерми. Шуңа да икесенең арасында сәнгати күпер булырга тиеш. Нинди хистә буласың, картинаны шундый кичерештә үзең теләгәнчә күрә аласың. Транформацияләнгән сәнгатьне яшьләр тизрәк аңлый. Шуңа үземне дөрес юлдамын дип саныйм. Санкт-Петербургта яңа юнәлеш белән ныклап шөгыльләндем. Халыкара күргәзмәләрдә катнаштым Финляндия, Франциядә булдым. Әле дә 19 картинам Парижда калды”.
– Ә Миңгәр авылы сезне кайсы ягы белән тартты?
– Без башта Казанга кайттык. Йорт төзегәндә күршемдә генә яшәүче шагыйрь Гәрәй Рәхим белән аралаштым. Ул минем рухи таянычым булды, бергә китаплар да эшләдек әле. Минем бит һөнәрләр күпкырлы. Кинорежиссер икәнлегемне әйтмәдем бугай. Кинолар белән дә кечкенәдән кызыксына идем, 7 яшьтән фотога төшерә башладым, соңрак видеокамералы да булдым. Мине Санкт-Петербурга чакта, ул вакытта кара сакаллы икәнлегемне күреп, “Ленфильм”га еш чакырдылар, күпләгән массовкаларда төштем. Танылган кинорежиссер Валерий Наумов белән таныштым, аның белән 10лап документаль фильм төшердек. Кечкенә генә студиям дә бар иде.
Казанга кайткач та, шөгылемне ташламадым. Кино да шул ук күпләгән картинкалар агымы бит инде, рәссам өчен таныш нәрсә. ТНВ каналыннан күрсәтелгән “Яралы язмышлар” циклын Искәндәр Сиражи белән бергә эшләдек. Габделфәт Сафин белән биш еллап концертларда да йөрдем әле, аңа 90лап клип эшләгәнмендер. Инде беләсез, тормышның без көтмәгән сикәлтәләре була. Ничектер, 2015 елда Җәүдәт Миннәхмәтовның туган көненә китап чыгарырга дигән нияттән элемтәгә чыктылар да, Гәрәй Рәхим белән Миңгәргә алып килделәр. Шул вакытта ук авыл күңелемә кереп калды. Юлым шунда тарткан икән. Ике ел элек Миңгәргә кайттым да, иске мәктәп бинасында остаханә булдырып, иҗат белән шөгыльләнә башладым. Миңгәрдәге манараның скульптура ягыннан бизәлешен тәэмин иттем, Сөембикә темасы белән барлык номерларга рәссамнарның картиналарын җыйдым. Сөембикәнең (фотода)һәм улы Үтәмешнең сыннарын эшләдем.
Ә Миңгәрдә рәссамнар симпозиумын үткәрү фикерен Җәүдәт Мидхәт улына 2015 елда ук җиткергән идем. Ул чагында вакыты булмады, эше күп иде. Былтыр майда Миңгәрнең яңа күлләренә исемнәр бирү темасы белән тарихчыларны, шагыйрьләрне җыйдык. Ниһаять, быел гыйнвар аенда “Миңгәр – республика җәүһәре” Бөтенроссия симпозиумы үткәрү ниятен тормышка ашырдык. Россиянең күп шәһәрләреннән килгән рәссамнар ике атна дәвамында авылның матурлыгын, кешеләрен картиналарга күчерделәр, тарихи скульптуралар эшләнде. Балалар өчен мастер-класслар да үткәрделәр. Картиналарның 46сы Җәүдәт Миннәхмәтов карамагына тапшырылды. Өч скульптура да бар. Менә бүген картиналарның байтагын мәдәният йортына күргәзмәгә алып килдем. Җәй көне дә рәссамнарны җыю фикерендә торабыз. Саба районын күрсәтербез, тарихи истәлекле урыннары, табигате рәсемгә салыныр дибез. Заманасы ул түгел дип торырга кирәкмидер. Картиналарның кешене тынычландыру үзлеге бар. Рәсем аркылы моңарчы игътибар итмәгән төсләрне күрә башлыйсың, картиналарга карасаң, дөньялар матураеп китә. Рәссамнар авыр чакта бигрәк кирәк. Кыскасы, эшкә этәргеч бирелде. Инде музейга кайчан керергә, карарга була дип шалтыратучылар күп.
– Шушы күләмле эшләрдә баруда булышчыларыгыз бармы?
– Миңа туганнан туганым, рәссам, музей белгече, галим-этимолог Раушания Габидуллина ярдәм итә. Әле безнең “Миңгәр-Саба-Калатау” дигән хезмәт тә әзерләнеп ята. Материал күп, инде 281 бите әзер. Тәмам эше беткәч, китап булып басылып чыгачак. Сеңлекәшемнең килүе Миңгәрдә кул эшләре музее ачуга да этәргеч бирде. Алга таба бина ремонтына да Җәүдәт Мидхәт улының хәер-фатихасы алынды. Гомумән, минем юлымда аның кебек меценатның очраганы юк иде әле.
–Язылачак китапның исеменә әйләнеп кайтыйк әле. Кайсы Калатау турында сүз бара?
–Тимершык белән Миңгәр арасындагы калкулык. Мәҗүсилек вакытында тау зур әһәмияткә ия булган. Мишә елгасы агышын өйрәнеп, Бозлык чорына кадәр биредә җир кабыгының ярылуы турында да әйтә алабыз. Миңа, син биредә бер генә ел яшисең, каян беләсең, диләр. Әгәр Бозлык чоры килмәсә, Мишә елгасы 100-150 метр тирәнлектәге каньонны хәтерләтер иде. Анализлар Миңгәрдә халык эчкән суда көмеш барлыгын күрсәтә. Шуңа күрә ул бозылмый.
–Сезгә кайсы якынрак: сыннар ясаумы, картиналар язумы?
– Ике юнәлештә дә планнарым бар. Күбрәк скульптура – сыннарга тартылам. Әле мин балалар белән дә эшлим, мастер-класслар үткәрәм. Былтыр аеруча күп өйрәттем. Картиналар нигездә тарихи темага язылыр дип уйлыйм. Ният иткән башка эшләрем дә көтә. Алары турында артык җәелмим, гамәлгә ашкач әйтермен.
–Күпкырлы талант каян килә һәм ул буыннан-буынга күчәме?
–Безнең нәселдә рәссамнар булган. Шәҗәрәбез бер линия буенча шагыйрь Шәехзадә Бабичка да барып тоташа. Мәгърифәтче Акмулла белән дә бәйләнеш булырга тиеш, ләкин монысын төгәл ачыкларга кирәк. Шәҗәрәне өйрәнүдә 14 буынга кадәр барып җителгән. Балаларыбызга килгәндә, ике татар җанлы ул үстердек. Олысы Ильяс виолончель, кыл-кубыз кебек үзенчәлекле уен коралларында уйный. Яшь композитор, халыкара конкурслар лауреаты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры, Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, рәис урынбасары. Ильяс “Минем Такташ" камера операсы язды. Музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен Муса Җәлил премиясе алды.
Кечесе Салават КАИны тәмамлады, заводта инженер булып эшләде. Җиде тел белә, интернеттан кытайчаны да үзләштерде. Мөселман университетында белем алып, хәзер Коръән-хафиз, дин юлыннан китте.
Ничек сокланмыйсың да, ничек горурланмыйсың инде шундый шәхесләр белән! Афәрин, Фөйзерахман! Рәсем дөньясында үз юлын, үз стилен тапкан остага иҗат уңышлары телим.
Сүз уңаеннан: картиналар язу, сыннар ясау белән кызыксынучыларны һәр атнаның дүшәмбесеннән кала, 15.00. сәгатьтә музейда, мастер-класска көтеп калалар. Үткәрелү урыны: иске мәктәп бинасы. Үзегез дә, балалар белән дә килергә мөмкин. Рәсем белән кызыксынган кешегә зур мөмкинлек бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев