Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күпне күргән, күпне кичергән Хәдичә апа Кәшипова 90 яшен каршылады

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, район ветераннар советы җитәкчесе Фәнил Ильясов, Саба шәһәр җирлеге вәкилләре котлады.

        Кашипова Хәдичә Дәүләтша (Давлетшиновна) кызы 1934 елның 14 нче гыйнварында Саба районы Чәбки-Саба авылында  дөньяга килә. Туган авылында 8 класс белем алганнан соң “1 май” колхозында эшли башлый. Бик яшь булуына карамастан Пермь якларында торф чыгару предприятиясендә эшләргә дә, Лаеш урманнарында агач  кисәргә дә туры килә аңа. 1959 нчы елда Сабаның яшелчә киптерү заводына эшкә урнаша, читтән торып Мичурин технология техникумын тәмамлый.  Шушы яраткан эшендә 40 елга якын хезмәт куеп лаеклы ялга чыга.

     1972 нче елда Хәдичә апа Мәртен авылы егете Ренат абый белән тормыш коралар, ике кыз тәрбияләп үстерәләр.  Кызганычка каршы, Ренат абый гына 46 яшендә бу якты дөньядан китеп бара.

    Хезмәт ветераны, күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары иясе Хәдичә Дәүләтша кызы бүгенгесе көндә булганына шөкер итеп, 3 оныгына куанып Байлар Сабасында гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев