Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Бер тапкыр уңышсызлыкка очраганнан соң кире карт-машинага утыруны бик көчле холыклылар гына булдыра...»

Җәй айларында Сабаның көнбатышыннан бертуктаусыз яңгыраган машина тавышларына ияләнеп тә беттек кебек. Легендар Евгений Шафранов исемендәге «Аргамак» картодромына Рәсәйнең төрле төбәкләреннән иң көчле картингчылар җыйнала. Язмам героеның 26 ел гомере әлеге спорт төре белән бәйләнгән.

1999 елда  ул чордагы район мәгариф идарәсе җитәкчесе Шамил Зиннуровның картинг буенча тренер  вазифасына тәкъдимен  куркып кына кабул иткән Илгиз Насибуллин инде Сабаның гына түгел, республиканың иң көчле тренеры булып танылды.   Кешенең  һөнәри осталыгын,  педагогик сәләтен яхшы тоемлый белгән   идарә җитәкчесе бу юлы да ялгышмый.  Кечкенәдән техника тирәсендә кайнашкан яшь тренер тиз арада  үзенә  ныклы ышаныч  тудырып, укучылар белән  җиң сызганып эшкә керешә.  Әлеге спорт төре елдан-ел популярлашып, бүген тәҗрибәле тренерның укучылары төрле   Россиякүләм ярышларда җиңү яулап, Саба данын яклыйлар.  

"Мин эшли башлаган чорда  картинг түгәрәге  Балалар иҗат үзәге подвалында  үтә иде.  Балаларны дүрт –биш машина белән арттагы мәйданчыкка алып чыгып йөрттек. Бераздан картингны  хәзерге "Россгвардия"  бинасына күчерделәр.  2002 елда бүгенге "Аргамак" картодромында 900 метрлы трасса салынды,  "Сельхозтехника" бинасы ремонтланып, картингчыларга тапшырылды. Балаларның ничек сөенешкәнен  күз алдына китерәсездер. 2014, 2019 елларда трасса тагын да зурайтылып, бүген ул 1, 604 метрны тәшкил итә. Бу Россия күләмендә иң зурлардан һәм яхшылардан санала", – дип сөйли Илгиз Насибуллин. 

Аның шулай икәнлеген җәй буе "Аргамак" картодромыннан тынып тормаган тавышлар раслый:  биредә  һәр атна төрле дәрәҗәдәге ярышлар үтә. Узган атнада  ТР автомобиль спорты федерациясенең трассалар буенча комитеты рәисе һәм картинг буенча "Титан" кече академиясе президенты  мәрхүм  Евгений  Шафранов призына үткән  Россиякүләм ярышларга  төрле төбәкләрдән 170 картингчы җыйналды. Аннан алда  Урал- Идел буе федераль округы ярышлары зур оешканлык белән   үтте.   9, 10, 11 август көннәрендә иң масштаблы спорт чарасы  –  Россия чемпионатының бишенче этап ярышлары булачак. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән иң көчле 200  картингчы җыела. Дөресрәге, алар инде биредә  трасса белән танышып, әзерлек эшләре үтәләр.  Икенче атнада Россиянең  Ротакс сериясе  узышлары башлана.   Әлбәттә, тренерга мондый күләмле ярышларга спортчыларны әзерләү белән беррәттән,  барлык оештыру мәсьәләләре дә  йөкләнгән.  Төп бурыч –  ярышлар узачак  трассаны  мөмкин кадәр куркынычсызлык халәтенә китерү. Төрле имгәнүләрне кисәтү, хәвеф-хәтәрләргә юл калдырмау  өчен махсус саклану җайланмалары урнаштырыла.

 "Аргамак" картодромы   легендар шәхес Евгений Шафрановның проекты буенча төзелде.  Мин Евгений Львовичны  чын остазым дип саныйм. Аннан   күп нәрсәгә өйрәндем.  Мәсәлән,  арып киткән, яисә төшенкелеккә бирелгән вакытларда  әйтә торган  ”Беренче 100 еллык һәрвакыт авыр була”, дигән кызыклы  гыйбарәсе бар иде.  Авырлыклар һәрвакыт булачак, гел камилләшергә, курыкмас­ка,  алга омтылырга кирәк  дигән  мәгънә салынган бу сүзләргә", – ди Илгиз. 

Әлеге спорт төрендә иң беренче куркуны җиңәргә кирәк. Бер тапкыр уңышсызлыкка очраганнан соң   кире карт-машинага утыруны бик  көчле холыклылар гына булдыра.  Тәҗрибәле тренер нәкъ менә шундый спортчылар әзерли дә инде.  Картинг  ярышуга гына кайтып калмый. Ул беренче чиратта юл йөрү билгеләрен белергә, машина белән идарә итү осталыгына, техниканы тоя һәм ремонтлый  белергә өйрәтә. Картингта шөгыльләнгән балаларның киләчәктә юлларда иң ышанычлы автомобиль йөртүчеләр булачагына шик юк.

"Без биредә хезмәттәшем  Рафил Исрафилов белән икәү тренерлык итәбез. "Торнада" картинг клубында барлыгы 40 бала шөгыльләнә. Беренче чиратта безгә техника белән кызыксынган малайлар килә. Элегрәк 4-5 кыз да шөгыльләнде. Алар машина йөртү таныклыгына имтихан биргәндә иң беренче тапкырында тапшырдылар.  Чөнки юл йөрү кагыйдәләрен дә, борылышларга ничек керү тәртибен дә яхшы беләләр", – ди Илгиз Насибуллин.

Тәҗрибәле тренерның һөнәри осталыгын укучылары төрле ярышларда призлы урыннар алып раслыйлар.  Команда белән дә, шәхси зачетта алынган лаеклы урыннары күп.  Мәсәлән, спорт мастерлыгына кандидат Илнар Галимов Россия чемпионатында катнашачак.  Рифат Исрафилов, Динар Дәминов,  Данис Насибуллин, Артур Гәрәев,  Рәмзил Йосыпҗанов  яшь категорияләренә карап  югары  разрядларга ия булган спортчылар.  Рифат "Восход" классында Татарстан буенча беренчелекне яулаган.

  "Алты яшьтән ике кеше утыра торган махсус картларга утыртып өйрәтә,  таныштыра башлыйбыз. Мәсәлән, Динар Дәминов 8 сыйныфтан бирле минем янда. Инде гаиләле булып, балалар үстерсә дә, яраткан шөгыленнән аерыла алмады.  Килешү буенча биредә механик булып эшли. Кечкенәдән монда шөгыльләнгәч, техниканы яхшы белә", – ди тренер.    

Илгиз Насибуллин быелдан Татарстан чемпионатларында кар­тинг  ярышлары җитәкчесе итеп тә билгеләнгән. Республика күләмендә узучы  барлык спорт чаралары  процессына җавап бирү кебек зур вазифада ул үзенең  күпъеллык тәҗрибәсенә таяна.

Гаиләсендә дә үрнәк әти, ышанычлы гаилә башлыгы ул. Тормыш ипәше Миләүшә белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр.  Кызлары Дилә 8 сыйныфны тәмамлаган.   Уллары Данис   әтисе тренерлыгында  5 яшеннән картинг белән шөгыльләнә.  Республика ярышында  инде  өч тапкыр беренчелекне яулаган Данис Насибуллинга  өмет-ышаныч зур.

"Әле уңышларның зурлары алдадыр дип уйлыйм. Хезмәтемне, балалар белән кайнап эшләүне яратам. Эшли башлаганда йокларга яткач та күз алдында гел картинг,  колакта  бызылдаган машина  тавышы иде.  26 ел дәвамында  ияләнелде инде. Хәзер, киресенчә, ярышлар бетеп, картодром  бушап калса,  күңелгә нидер җитми башлый. Техника һаман яңартылып торыла. Яңадан “Микро 4Т” дип аталган 3  карт кайтачак. Район  җитәкчелегенең һәрчак игътибарын һәм теләктәшлеген тоеп эшлибез. Бу тагын да зур җиңүләргә рухландыра", – ди Илгиз Насибуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев