Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Курсабаш авылында яшәүче Сәләхиева Сафура Шәвәли кызына - 90 яшь

15 май көнне Курсабаш авылында яшәүче Сәләхиева Сафура Шәвәли кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы юбилей уңаеннан Президент В.В. Путинның котлау открыткасын, район, авыл җирлеге исеменнән махсус әзерләнгән бүләкләрне Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев тапшырды. Аңа киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшәвен телибез.

Тыл ветераны Сәләхиева Сафура Шәвәли кызы 1931 елның 15 маенда Башкортстан республикасы Кырмыскалы районы Мрязь авылында дөньяга килә.

Бик кечкенәдә ул әти-әнисез кала һәм әбисе карамагында үсә. Яшәү бик авыр була, чөнки Сафура ападан кала аның тагын күп кенә абый-апайлары, эне-сеңелләре дә бергә тәрбияләнә. Укыту турында сүз дә бармый. Шуңа да ул бары тик 3 кенә сыйныф бетерә. Кечкенәдән энеләрен тәрбияли, кыр эшләренә йөри, ничек тә булса кул астына кереп, булышырга тырыша. 

Бөек Ватан сугышы башланган елларны Сәләхиева Сафура Шәвәли кызына бары тик 15 кенә яшь була. Бу вакытта 16 яшь тулган яшьләрне, кул көче җитмәгәнлектән, эшкә ала башлыйлар. Сафура апа да, үзенә 17 яшь тулуга, дус кызлары белән Алтай өлкәсендәге Ленск станциясенә тимер юлга эшкә урнаша. Анда төннәр буе алар тылга поездлар озаталар. Эш биш ел буе бер минутка да тынмый. “Бу иң авыр вакытлар иде”,-дип сөйли Сафура апа. Ашарга булмаган, кыш көне суыктан күп кенә кеше үлеп киткән. Тимер юлда эшләгәндә ул үзенең энесен югалта.

Сугыш беткәч, Сафура апа эшләгән бригаданы Татарстанга җибәрәләр. Монда алар Казан тимер юлында эшлиләр, ә 1954 елда аларны Мөндеш станциясенә җибәрәләр. Нәкъ менә шушында ул Имаметдин исемле егет белән танышып, аңа кияүгә чыга. Курсабаш авылына килгәч, колхозда пенсиягә кадәр терлекче булып эшли. 1981 елда Сафура апага “Районның иң яхшы терлекчесе” исеме бирелә. Имам абый белән Сафура апа 7 сау-сәламәт бала үстерәләр. Ире 1998 елда вафат була. 3 дәрәҗә “Ана даны" ордены белән бүләкләнгән Сафура апага оныкларын да сөяргә насыйп итә. Сафура апаның бугенге көндә 11 оныгы, 13 оныкчыгы бар.

Сафура апа "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, «1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 55, 60, 65, 70,75 еллыклары хөрмәтенә» юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Хәзерге вакытта Сафура апа улы Зөфәр гаиләсендә кадерле әни, әби булып матур тормыш кичерә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев