Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Курсабаш” хуҗалыгында киләсе ел уңышына нигез салалар

Район механизаторлары алдында барысы 7,5 мең гектарда уҗым культуралары чәчү бурычы тора

 Урып-җыю тәмамланырга  да  өлгермәде, районыбыз  хуҗалыкларында киләсе  ел уңышына нигез салу башланды. Кырга беренчеләрдән булып “Курсабаш” җәмгыяте механизаторлары чыкты.

Быелгы  һава торышын   көзге  чәчү өчен дә бик  уңайлы  булырга охшамаган. Туфракта дым  аз, юк диярлек. Август  аенда  явым-төшем   күләме   55 миллиметр булырга тиеш. Әлегә районда нибары 4 миллиметр яңгыр  яуган   килеш. Бу норманың 8 процентын гына  тәшкил итә. Шулай да  кайчан чәчсәң уңасыңны алдан белеп булмый. Яңгырга китсә, эшне башкарып өлгергәннәр отачак. “Хәзер   арыш чәчү  өчен иң оптималь  срок.  Планга  корылык  булды дип  үзгәрешләр кертмәдек. Уҗым  культураларына 450 гектар  мәйдан  билгеләнде.  Елдагыча, агулы  химикат белән  эшкәртелгән “Подарок”  сортлы арыш чәчәбез.  Һәр гектарга  50  килограмм исәбеннән азофоска кертелә. Иртәдән  кичкә  кадәр бер агрегат  эшли”,– диде  баш агроном  Фәрит Фәсхиев.

  Тракторчы  Гомәр Нигъмәтҗанов та шул   фикердә. “Көзен чәчсәң, көлгә чәч“,–ди 40  елдан артык туган  ягы  кырларын иңләп, шуның 30  елын “ДТ-75”тә киләсе  ел  уңышына  нигез  салып, зур тәҗрибә туплаган, симәнәне  туфракка  кайчан, ничек күмдерәсен яхшы белгән  механизатор. Алар инде чәчү  агрегатына  хезмәт  күрсәтүче Нәзир Сәлмәнов, Илшат Гатауллин  белән 203 гектарда эш башкарып  өлгергәннәр.  Без  килгәндә Өчиле  авылы  янындагы 120 гектарлы басуга   күченгәннәр  иде. “Бу  миңа  өч  көнлек эш  инде.  Әле тагын янәшәдә генә   – 48  һәм тимер юлның теге  ягында 100 гектарлы участок бар. Аңарчы  яңгыр явып  китсен  иде. Арыш  тишелеп чыксын өчен аның авырлыгыннан биш тапкыр күбрәк дым кирәк”,– ди Гомәр Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев