Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Курсабашта яшәүче Зәкия апа Мансурова 90 яшьлек юбилеен каршы алды

Юбиляр район башлыгының Котлау хатын кабул итеп алды. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, җирлек башлыгы, элекке эш урыныннан килеп тәбрикләделәр.

   Зәкия Мансурова Курсабаш авылында күп балалы гаиләдә туган.1948 елда колхозда эшли башлый, авыл басуында лобогрейка белән урак ура. Соңрак фермада сыер савучы булып эшли. 1953 елда вербовка белән  Себергә урман кисәргә  җибәрәләр. Курсабаш авыл егете Нурислам Мансур улы белән гаилә коралар. Бергә 50 елдан артык гомер итеп, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Зәкия Мөбарәкша кызы  кайда гына эшләсә дә, үзен тырыш, намуслы  итеп танытып, тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын яулый. Каты авырып китү сәбәпле, аңа III төркем инвалидлык бирелә. 1981 елда ул хат ташучы булып эшкә кереп, 2008 елга кадәр әлеге вазифада хезмәт куя. Хәзерге көндә Зәкия Мансурова кызы белән яши. Аның  4 оныгы, 9 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев