Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Квест-игра «Давайте жить дружно!»

16 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Яшьлек» яшьләр үзәге белән берлектә Шәмәрдән «Рост» лицееның 8 «Г» сыйныф укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган «Давайте жить дружно!» дип исемләнгән квест-уен уздырдылар. Чараның максаты – укучыларда толерантлык турында күзаллау формалаштыру, әйләнә-тирәгә игътибарлы һәм дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, һәр кеше тормышында дуслыкның әһәмиятен күрсәтү.

Чара башында әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, төшенчәсе, танылган кешеләрнең әдәплелек, ачык йөзлелек, хөрмәт турында әйтемнәре белән таныштылар, этикет кагыйдәләрен искә төшерделәр. Әңгәмә барышында яшьләр толерантлыкка төрле билгеләмәләр бирделәр, әмма алар барысы да бер-берсенә карата түземлек һәм хөрмәт йөзеннән төзелә торган үзара мөнәсәбәтләрнең гомуми мәгънәсе белән берләштерелде. Соңыннан балаларга квест-уенда катнашырга тәкъдим ителде. Алар ике командага бүленеп алты тукталыш уздылар: «Угадай мелодию», «Наоборот», «Твой образ», «Угадай страну», «Веришь или нет», «Танцы народов мира». Укучылар куелган бурычларны уңышлы үтәделәр. Квест-уен кызыклы һәм файдалы булды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев