Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Квест һәм акция уздырылды

Балалар иҗат үзәгендә район балалар Думасы активистлары белән берлектә берләшмәләрдә шөгыльләнүче укучылар арасында квест-уен булып узды. Әлеге чарада катнашучылар үзләренең осталыкларын төрле кызыклы чараларда сынадылар. Ахырдан һәрбер берләшмәгә әлеге чараның төрле номинацияләрдә җиңүче дипломнары тапшырылды.

Квесттан соң, Балалар иҗат үзәгендә район Балалар Думасы активистлары якынлашып килүче Халыклар бердәмлек көненә багышланган акция уздырдылар. Алар төрле Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның табышмаклары язылган брошюралар тараттылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев