Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Кыңгыраулы мәктәп еллары”

Без, төрле елларда Керәнне авылында укыткан укытучылар һәм укучылар, ноябрь ае башында әнә шулай дип аталган кичәгә җыелдык.

Мәдәният йортында узган бәйрәм бик күп кунакларны  үзенә җыйды.  Авылда мәктәп ябылганга инде күп еллар үтте, укучылар  Иске Мичәнгә йөреп укыйлар. Бәйрәмне клуб мөдире  Рәмзия  Сафина һәм хезмәттәше  килгән кунакларга рәхмәт  әйтеп, хезмәтләренә рәхмәт сүзләре белдереп башладылар. Очрашу укучыларның чыгышлары белән үрелеп һәм өлкән буын укытучылары  белән  шәкертләре арасында әңгәмә рә­ве­шендә алып  барылды. Мәктәпнең үткәне, укытучылар тормышындагы  кызыклы хәлләр яңартылды.

Без эшләгән чорда эш бик күп, укудан тыш  һәр бәйрәмдә концертлар куя,  көл, күмер җыя идек.    Политукулар, комсомол җыелышлары еш булды.  Балалар да бик эшчән иде. Элек суны һәр хуҗалык чишмәдән алып кайтты.  Ә укучылар үзләре исемлек төзеп, чишмә улагын чистартып, боздан арындырып торалар иде. Кызыклы әңгәмә барышында һәркемнең истәлеге үзе бер тарих, гомер буе сагынып сөйләрлек матур бер хатирә булып яңгырады. Керәнне мәктәбен тәмамлаган Миннегали Шәйдуллин, Инсаф Фәйзрахманов сөйләгәндә һәркем үтә игътибар белән тыңлады.

Бәйрәмне матур концерт номерлары бизәде:  Алимас Сафин, Әнәс Хаҗиев коллективын алып кайткан иде. Сыйныфташларыбыз белән очрашуга, балачак дусларыбыз белән күрешүгә һәммәбез дә рәхмәтле идек.   Бәйрәм күңелле  һәм  бик дулкынландыргыч булды. Сөйләшеп сүз­ләребез бетмәде. Укучыларыбыз  да  инде өлкән яшьтә, тиешле һөнәрләр алып, гаилә корып, балалар үстергәннәр, кү­бесе инде оныклар сөяләр. Исән-сау булыйк, тагын да күрешергә язсын.

Ә  авыл гөрли,  яши. Бик матур клуб тө­зелгән, андагы чисталыкка, тәртипкә  сок­ландык.  Мәктәп булмаса да, авылда мед­пункт бар, юллар асфальтланган.

Туган авылым, синнән илһам алам,

Яшим горурланып, шатланып.

Һәрбер яңалыгың шатлык бирә,

Шуңа яшим мин канатланып. 

Бәйрәмне оештыручыларга, булышучылар  Рузия һәм  Инсаф Фәйзрах­ма­новларга, Кадрия Гарифуллинага,  Фәр­дия Мостафинага һәм барлык очрашуга   җыелган  укытучы-укучыларга бик зур рәхмәт!

Гөлфирә Галимҗанова,

Арча шәһәре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев