Кыр эшләре барышы
Көннәрнең явымсыз торуы кыр эшләрен тизләтте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 30 майга игенче-механизаторлар сабан культуралары чәчүне 23578 гектарда, ягъни барлык мәйданнарның 79 процентында башкарган. Шуның эченнән арпа – 8694, бодай – 3526, берьеллык үләннәр 3140 гектарда чәчелгән. Бөртекле-кузаклы культуралар туфракка күмдерелгән мәйданнар көнгә уртача 1500 гектарга арта. “Мөхәммәтшин”, “Игенче”, “Нырты”, “Симет” хуҗалыкларында чәчү азагына якынлаша. Район буенча бөртеккә – 610, сенажга 4259 гектарда кукуруз чәчелгән. Шул ук вакытта уҗым культураларын гербицидлар белән эшкәртү – 4259, фунгицид сиптерү 340 гектарда, тамырдан тукландыру 2233 гектарда башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев