Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыр эшләре барышы

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хәзерге вакытта туфракны төп эшкәртү, кукурузны силоска урдыру эшләре бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы туңга сөрүне 20 октябрьгә төгәлләү бурычын куйды. Шул максаттан район кырларында 23 агрегат эшли.

Алар  көче белән  23809 гектарда эш башкарылды, шуның эченнән 3994 гектар мәйдан   сөрү катламын тирәнәйтеп  эшкәртелде. Гомуми план үтәлеше 74 процент тәшкил итә.  Эш темпы “Юлбат” предприятиесендә аеруча югары. Хуҗалык  кырларына соңгы   көннәрдә  4 агрегат чыкты һәм көнгә уртача 450 гектарда җир эшкәртелде.   Кукуруз барысы 5864 гектарда  үстерелде, шуның 800 гектарыннан  уңыш бөртеккә җыйнап аланачак. Силоска траншеяларга 2684 гектардан 72891 тонна  яшел масса   кайтты. “Сатыш” бригадасында кукурузны 325 гектарда (план – 400) урдылар һәм барысы 11650 тонна  уңыш  алынды. 

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев