Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыр эшләре тизләнә

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, районыбыз игенче-механизаторлары 4 августка бөртекле культураларны барлык урып-җыю мәйданының 68 процентыннан суктырып алдылар. Ындыр табакларына 21820 тонна ашлык кайтты. Гектар уңышы 13,4 центнер тәшкил итә. Кырларда 59 комбайн көнгә уртача 660 гектарда эш башкара. Гомумән, байтак хуҗалыкларның игеннәрне ин­де 150-200 гектар мәйданнарда гына суктырып аласы калып бара.

Сводка бирү көнендә 107 гектарда урып-җыйнап, иң югары җитештерүчәнлеккә “Курсабаш” җәмгыятендә ирештеләр. “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер ху­җа­­­лыгында исә уракны районда бе­рен­челәрдән булып төгәлләделәр. Амбарга кайткан ашлык районның уртача күрсәткеченнән яхшырак – 16 центнер. Әмма былтыргы уңыш (50,5) белән чагыштырганда, өч тапкыр кимрәк. Го­мумән, быелгы саннар бер хуҗалык җитәкчесен дә, комбайнчыларны да куандырмый.

Урак батырларына килсәк, “Саба” җәм­гыятеннән Айрат Галимуллин бе­лән Рөстәм Газизҗанов (“Дҗон-Дир”) 8745шәр центнер ашлык суктырып, 1нче урында бара. “Игенче” дән Ленар Зариповның эш күрсәткече – 7417, Айрат Хәмитовныкы (“Мөхәммәтшин”) 6905 центнер тәшкил итә. Урак экваторга якынлашканда кыр батырлары исемлегенә “Туган як” җәмгыятеннән Айдар Тимергалиев бертуган Нияз һәм Илназ Маликовлар да өстәлде. Алар “Полесье” комбайнннары бункерлары аша 6819ар центнер бөртек уздырдылар. Районның иң яхшы 10 комбайнчысы исемлеген Марсель Закиров (“Урта Саба”, 6221 ц.), Илһам Галиев (“Игенче”, 6205 ц.) һәм Рәис Шакиров (КФХ “Мөхәммәтшин”, 6034 ц.) тулыландыра.

Фото: Абдул Фархан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев