Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыр һәм Сабантуй батырлары Маликовлар

Егетләрнең асыллары Галиҗанәп иген үскән кырда һәм Сабантуй келәмнәрендә сынала. Кемнәрдер хезмәттә таныла, икенчеләр көрәштә.

 Олы Шыңар авыл җирлегендә  яшәүче Нияз һәм  Илназ  Маликовлар исә бу олы мәртәбәнең икесенә дә яшьтән ирештеләр. Икесе дә “Туган Як” җәмгыятенең алдынгы механизаторлары: җир­ эшкәртүчеләр, киң кырлар­да  иген уручылар. Уракта район күләмендә алдынгылар са­фында баручылар. Республика бәйгесендә дә җиңүчеләр исемлегенә керүчеләр. Кыр батырлары. Былтыр “Полесье” ком­байннарында 16800шәр  центнердан артык  ашлык  суктырып  алдылар. Быел да  кыр эшләрендә  сынатмадылар. 1991 елгы Нияз Маликов “ДТ-75” тракторында  303 эталон-гектарда  эш башкарып,  хуҗалыкның  “Кыр батыры” исемен алды. Илназ да “ХТЗ-150К”да норма/сменаны күпкә арттырып  үтәде. Алар белән  ел  саен  урып-җыю  сезонында иген басула­рында очрашабыз. Көннең һәр минуты кадерле чакта күп сөйләшеп тормыйлар, башлаган эшләрендә тәнәфесләр ясап тормауны хуп күрәләр.

“Менә дигән таянырлык яшь кадрлар, авылның тоткалары. Хуҗалыкта Маликовлар  кебек уңганнар булганда киләчәк ышанычлы кулларда” ,– ди “Туган  як” җәмгыяте  директоры  Фәрхәт Сәүбәнов та.

Алар хезмәттә әтиләре юлыннан китеп, гаилә династиясен барлыкка китерүчеләр. Улларына хезмәт тәрбиясе  биргән Нәкыйп Маликовның авыл хуҗалыгы тармагында  45  елдан  артык  стажы бар.  Шуның  30 елын  комбайнда эшләгән. Билгеле инде, уллары  да техника тирәсендә кайнашкан. Икесе дә башлангыч сыйныфта  укыганда  ук әтиләре  янында комбайнчы  ярдәмчесе  булганнар. “Кыр корабы” бункеры шнегыннан машина әрҗәсенә мул чишмә суыдай ургылып төшкән бөртекләргә карап хозурланганыгыз бармы икән? Яисә   әвернәгә дулкын-дулкын килеп  кергән башаклар шавында илаһи аһәңнәр ишетә алдыгызмы? Менә шул  манзараны күңелләренә  якын иткәннәрне шәһәр тормышы белән кызыктыра  алмыйсың. 

“Икебез дә авылда  калдык. Кулың  эш белсә, беркайда  да югалмыйсың”,– ди Нияз. “Авылда да мул тормышта  яшәп була.  Өч бала үстердек, олы  кызыбыз Алия район мәгариф  бүлегендә эшли.  Сабада кияүдә. Ике  улыбызны  авылда башка  чыгардык. Киленнәрем икесе дә Гөлназ исемле, бик итагатьлеләр, инде 6 оныгыбыз бар.  Балаларым  якында яшәгәч бик рәхәт икән.  Хуҗалык  җитәкчесе дә бик әйбәт.  Хезмәт иткәнне  күрә белә. Төзелешләрне  дә алып барып тора. Кирәк икән,  мал-туар  асра, терлек азыгы белән проблема юк. Эш бар, димәк  ашы да бар”,– дип  сүзгә кушыла әниләре  Нурфия ханым.

Гаилә башлыгына   килгәндә, бертуган Маликовлар әтиләрен аның тагын бер сыйфатын үзләренә  күчереп тә  куандырдылар. Ул да булса – милли көрәш. Ниязның да, Илназның да титуллары яшьләр арасында  Татарстан  чемпионнары исемен  алудан  башлана. Илдар Ермолаев мәктәптә ачкан  көрәш түгәрәгенә йөрүләр  бушка  китми. Маликовлар берничә тапкыр “Саба таңнары” газетасы призына үткәрелгән ярышларның, терлекчеләр Сабантуеның призерлары булдылар. Нияз 2022 елда Олы  Шыңар  Сабантуенда батыр  калды.

“Алар бер ярыштан  да  калмадылар диярлек. Үзләре теләгәч, без  каршы  килмәдек. Көрәш нәселдән килә.  Әни  ягыннан  Керәнне әбинең туганы  Мөхәммәди  абыйлар данлыклы көрәшче  булган. Әнинең  абыйсы  Хәбир Гайнанов, аның  улы да көрәште. Үзем   армиядән кайткач, 1985 еллардан  мәйданга  чыктым.  Сабантуйларда аңарчы да  кулга   сөлге ала  идем. “Саба таңнары” газетасы призына бәйгеләрдә  6-7 тапкыр призер һәм батыр калдым. Районның кышкы спартакиадаларын да откан булды.   Бертуган  энем  Вакыйфның да көрәшеп алган медальләре күп. Без үзлегебездән шөгыльләнгән егетләр. Яшь чакта хәзергедәй   мөмкинлекләр юк  иде”, – ди Нәкыйп Маликов.

Менә шундый матур, күркәм гаиләләр яши Кече Шыңар һәм Олы Шыңар авылларында. Кунакчыл Маликовлар белән кабат очрашып, җылы аралаштык. Аларның киләчәкләре дә бүгенгедәй бәхетле, тормышлары мул, үзләре, балалары һәм якын кешеләре сау-сәламәт булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев