Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кырбашта – Алма спасы

Кырбаш авылында алма Спасына багышланган чаралар балаларны күркәм традицияләр белән таныштыру максатында уздырылды

Алма Спасы православие динендәгеләр өчен иң  матур җәйге бәйрәмнәрнең берсе.  Ул 19 августта

 билгеләп үтелә. Халык билгеләре буенча, Алма Спасы көзнең башлануын һәм табигатьнең үзгәрүен аңлата. Алма Спасыннан башлап кына алма һәм яңа уңыш җимешләреннән ризыклар ашарга киңәш ителгән. Кырбаш  авылында алма Спасына багышланган чаралар балаларны  күркәм традицияләр белән таныштыру максатында 18 августта уздырылды. Бәйрәмне авыл  клубы   мөдире Надежда Черненко  оештырды. Балалар бәйрәм  хуҗасы белән әйлән-бәйлән  уйнадылар, шигырьләр  сөйләделәр, рус халык  җырларын башкардылар,   алма  рәсемнәре  ясадылар.  Бәйрәм  ахырында балалар алма  согы,  алма пирогы  белән  сыйланды. Чара  бик   күңелле  үтте, һәркемнең   йөзе  елмаюлы һәм шатлыктан  балкый  иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев