Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кырлар комбайн һәм чәчкеч көтә

Әлеге тагын 17 мең гектарда ашлык җыеп аласы бар

Быелгы  һава торышы күп  ягы белән 1978  елны хәтерләтә.

Ул җәйдәге  яңгырлар игенне тулысынча  җыеп  алырга  мөмкинлек  бирмәгән иде. Август  уртасына  җиттек,  ашлык районда 26 процент мәйданда гына  җыеп  алынган   килеш. Шундый катлаулы  шартларда  эшне алып бару,  көзге  чәчүне башкарып  чыгу проблемалары турында өченчекөн  хуҗалык  җитәкчеләре, белгечләре  катнашында “Курсабаш” җәмгыяте базасында   сөйләштеләр. Аграр тармакның көнүзәк мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмәдә район  башлыгы  Рәис Миңнеханов  катнашты.  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин үзенең чыгышында әйткәнчә, июль уртасында башланган урак тиз тәмамланыр  кебек тоелса да, игенчеләр уйлаганча  барып  чыкмады. Тагын ике  атнадан  сентябрьгә–  көзгә керәбез һәм ул  айда һава шартларына   зур  өметләр  баглап  булмый. Урып-җыю эшләре әле 26 процент  мәйданда башкарылган   килеш. Инде  көзге  чәчү дә борын төбендә.

“Без традиция буенча бу эшне 5  августтан башларга тиеш   идек. Әлегә киләсе  ел уңышына  нигез  салуга  керешкән хуҗалыклар  юк. Басуга  керү  мөмкинлеге булуга,  барлык  планлаштырылган   мәйданнарда арышны  чәчәргә һәм 25  августка  кадәр  тәмамларга   кирәк”, – диде Гафур  Хәсәншин. 

Көзге   чәчүгә әзерләгән  ор­лык­ның фитоэкспертиза нә­ти­җәләре, авыруларга  каршы хи­мик һәм биопрепаратлар кулланып эшкәртү тәртипләре белән “Россельхозцентр”ның   Саба ра­йоны бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров таныштырды. “Срокларга   килгәндә, тритикалены 30  августка, көзге бодайны 5  сентябрьгә  кадәр  чәчеп бетерергә тәкъдим итәбез. Орлыкны күмдерү тирәнлеген  алганда,  узган  ел бик коры булу  сәбәпле, җир  өстендәге конденсантны  файдалану  максаты  куелган   иде. Быел  дым бар,  тишелешне  тизләтү өчен арышны – 2, бодай һәм тритикалены 3  сантимер туфрак белән   каплату  җитә.  Чәчү нормаларын  көйләгәндә орлыкның продуктлылыгын, сыйфатын һәм  чисталыгын исәпкә  алырга кирәк”, – диде  белгеч.

Быелгы  көздә сошниклы  чәчкечләр куллану отышлырак  булачагы  әйтелде.  Былтыр басу өсте    тузан кебек   булу  сәбәпле, орлыкны  15  сантиметрга кадәр  тирәнлектә күмдергән  хуҗалыклар да булган. 

“Һәрбер  кыр үзенчәлекле. Җирнең торышына  карап, эшлисе була.   Эчтәлегенә  керегез, үзегез белмәсәгез белгечләрне  чакырыгыз.   Уңыш турында сүз  барганда, тырыштыгыз.  Хәзер булганын  җыеп   алырга күп көч  кирәк булачак. Яхшы  кырларда  десикация ясарга сөйләшкән  идек. Һава шартларына    көйләнеп бетә  алмадыгыз. Сезнең  өчен беркем дә  килеп  эшләмәячәк”, – дип  ачыклык  кертте  район башлыгы.   

Икенче   көн тәртибендә төрле басулардан  алынган кукуруз  чә­кәннәреннән һәм башка  культураларыннан әзерләнгән  күргәзмә   янында терлек  азыгы запасын  тулыландыру  турында  сүз  барды. Идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Ринат Нигъмәтҗанов шулай ук силос  салуда  кулланыла торган шикәр соргосы,  суданка һәм тары үрнәкләре белән таныштырды. Аннары катнашучылар  хуҗалыкның   "Агромик"  ашлык  кип­тергечен карадылар.

Терлекчелектә 7 айлык эш йомгак­лары турында сөйләшү мә­дәният йортында дәвам итте.  Идарәнең җитештерү  бүлеге консультанты Илшат Нурмиев  чыгышында әйтелгәнчә, әлеге  чорда район буенча барысы 696227 центнер   сөт, 29964 центнер  ит җитештерелгән. Катнашучыларны терлекчелектә җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды.  Бозау  алу планнары  арттырып үтәлгән, ике  айга  кадәргеләрнең  тәүлеклек  үсеше  – 835, бер  яшьтән  узганнарныкы уртача 781 грамм тәшкил иткә.

Соңыннан сүз “Курсабаш” җәм­гыяте белгечләренә  бирелде. Технолог-орлыкландыручы  Свет­лана  Фәсхетдинова чыгышы ху­җалыкта терлекләр белән фәнни нигездә  эш  алып баруның ныклы системага  салынганлыгын күрсәтте.  Кайда хезмәт шушы югарылыкта  куелмаган –  аның тәҗрибәсен  өйрәнергә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев