Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Кырык елдан артык эшләп, яңгырсыз җәйдә бу кадәр уңыш алган юк иде әле”

“Сатыш” комбайнчылары көн саен 20шәр бункер ашлык суктыра

Хуҗалыкларда  урак  барышы белән газета  укучыларыбызны таныштыру  максатыннан Сатыш басуларына юл тоттык.   Урып-җыю – игенчеләргә булышып үскән, уңыш  язмышы борчыган  өлкәннәрне аеруча  кызыксындырган тема. Дәүләт амбарлары тулы булырмы, икмәк бәяләре артмасмы – быел бу  сорау күпләрнең  күңелендә бар. Ник дигәндә, игенче хезмәте һава торышына бәйле шартларга  куелган, ә табигать,  күрәсез, елдан-ел сәерләнә бара. Шуңа да карамастан, “Сатыш” бригадасы  кырларында  механизаторлардан күңелле хәбәрләр генә ишеттек. Иң элек быел 60  яшен тутырган комбайнчы Илһам Гыйльметдинов:

“Кырык  елдан  артык  эшләп, яңгырсыз җәйдә  бу  кадәр  уңыш  алган юк  иде әле”,– дип шатландырды.

Өлгергәнлек аттестаты  алгач,  аның  сыйныфташлары авылны ташлап  чыгып  киткән, ә Илһам мәктәптән бирелгән трактор таныклыгы белән техникага утырган. Шуннан бирле кырда ул, нык сәламәтлек  соралган “Т-150”дә генә дә 26  ел эшләгән. Уңышның  елына  карата  көтелгәннән югары булуы исә хезмәт хакында чагылыш таба.  Чөнки түләү  күпме эшләгәненә  карап. Игенчеләр 27 июльдә уракка  чыгып, көз­ге  бодайдан 36шар  центнер бөртек суктырып алырга өл­гергәннәр инде. “Раушан”  сортлы  арпа  чәчелгән 110 гек­тарлы басу да 30 центнер уңыш бирә. Комбайнчылар Илһам Гыйльметдинов, Александр Востриковның – “Клаас”,  Хәлим Нургалиевның “ДОН” бункерлары уртача 20 минут дигәндә тула. Ашлыкны Радик Шәрипов, Ленар Баһманов,  Илнар  Шәриповлар “КамАЗ”ларда “Иген” кооперативына илтеп  җиткереп торалар, өзеклек тудырмыйлар. Эш  күрсәткечләре  уңайсыз  һава шартларында да мул ашлык игү тәҗрибәсе туплануы турында сөйли.

“Игеннәрне тәрбияләүгә зур  игътибар  бирелде. Чәчү гектарына берәр  центнер исәбеннән ашлама  кертелеп, агротехник  срокларда  үткәрелде,  үсемлекләр сыек мегамикс-профи, карбамид бе­лән   яфрактан тукландырылды,  авыруларга,  корт­кычларга  каршы чаралар да уңышка уңай  йогынты  ясады. Арпа  басуына органика  чыгаруның да  файдасы  күз  алдында. Тирес  өч ел дәвамында үзенең тәэсир итү көчен  саклый”,– диде  безгә агроном Ризат Габдрахманов.  

 Ашлык 16,5 процент дымлылыкта  җыйнап  алына, шуңа күрә киптерү  агрегаты  аша  үткәрелә, Ындыр табакларында эш  ике  сменада оештырылган. Ак. Бигәнәй  амбарында өлкән абыйларына мәктәп  укучысы  Ришат Дәүләтов та  ярдәмгә  килгән.

Гомумән, эш  комплекслы оештырылуы белән игътибарны җәлеп итә. Офыкта комбайннар  артыннан  ук  кырда   салам пресслау агрегатлары  йөргәне  күренә. Тракторчылар Илдар Вәлиев,  Алмаз  Әхмәдуллин рулонлаган  тупас  азыкны быел атказанган   механизатор исемен  алган  Хәмит Габдрахманов “КУН-10”  белән  төяп тора.

“Кырдан яисә   фермадан   кайтып  кергән юк. Стаж 45  елдан артты. Төнге  сәгать 2дә эшкә  чакырып  алган  вакытлар  да була. Җәмәгатем дә иртәнге 5тән  ашханәгә  чыгып  китә. Иртә йөрсәң ит пешә, соңга калсаң бит пешә, дигән   сүзе дә бар бит. Авыл  кешесенә  җәен  йокы  аз эләгә”,– ди  Хәмит Габдрахманов.

 Чыннан да, Гөлнур Габдрахманова,  Раушания  Гыйззәтуллина,  Гөлүзә Гатауллина пешергән, Рафил Шәмсиев  кырга  алып  килгән кайнар ризыкларны  игенчеләр мактый-мактый ашадылар. Салам җыючылар табынына “Кировец”та җир­не эшкәртеп баручы Рафил Фәрхуллин да  кушылды. Ашау  эш  калдырмый, ә хезмәт хакыннан тотып  калынган  акча “символичес­ки” гына. Гомумән, «Сатыш»та кыр эшләрен аксатмыйлар. Хуҗалык  җитәкчесе  Раил Шәймәрданов әйтүенчә, кыска срокларда югары  сыйфат белән, югалтусыз   тәмамларга, көзге  чәчүгә 15  августтан соң  керешергә исәплиләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев