Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыш киләсен онытмыйк

04 хезмәте

Җәй уза, көннәр дә кыскаруга таба бара. Инде һавада көз исе тоемлана. Кичке суыклар әкренләп өйләргә дә күчә. Кайбер шәхси йортларда газ мичләрен кабызучылар да бар. Димәк, яңа ягу сезонына кереп барабыз дигән сүз. Ә без моңа әзерме икән? Гомумән, җылылык сезоны башланганчы  кулланучылар нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш? Бу хакта “Сабагаз” идарәсенең техник кабинет мөдире Азат Манихов кайбер таләпләрне искә төшереп үтте.

-Әйе, һава тем­пе­рату­расының түбәнәя баруы ягу сезоны башланырга да ерак калмаганлыгын искәртә. Аңарчы абонентларның үз­ләре тарафыннан башкарыла торган төтен юлларын, вентиляция каналларын чистарту, морҗа башларын агарту кебек элементар таләпләрнең үтәлүен тәэмин иткән булырга тиешләр иде. Күгәрекләр барлыкка килүенә урын калдырмыйча, газ торбаларын вакытында буяу зарурлыгын да күпләр дөрес аңлыйлар.

Кышкы ягу сезонына әзерлектә газ хуҗалыгы булган оешма-предприятиеләрнең вазифаи затларыннан аеруча зур җаваплылык сорала. Чөнки биналарга вакытында җылы килү ягу казаннарының һәм башка җиһазларның эшкә яраклы булуының тиешле документлар белән рәсмиләштерелүенә бәйле.

Оешма-предприятиеләрдә газ хуҗалык­ла­рын ягу сезонына әзерләгәндә беренче чиратта түбәндәге чаралар үткәрелергә тиеш: газүткәргечләргә һәм җи­һазларга, автоматлаштыру системаларына ремонт-көйләү үткәрү; электр белән тәэмин итүне, вентиляция һәм төтен чыгару каналларын тикшереп төзек хәлгә китерү; янгынга каршы инвентарьлар булдыру; газ мичләре урнашкан бүлмәләрдә косметик  ремонт; газ җиһазларына хезмәт күрсәтүче персоналга аттестация үткәрү; исәпләгечләргә, термометрларга, манометрларга, автоматика приборларына дәүләт тикшерүе үткәрү.

Тиешле нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә билгеләнгән таләпләр кулланучыларны газ белән тәэмин итүдә проблемаларга урын калдырмас.

Җаваплылык хисен югалтмыйча, газ ягулыгы белән сак эш итеп, дөрес файдаланып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев