Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кышкы сезонны – янгыннарсыз

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1298 номерлы карары нигезендә 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Аның максаты – Яңа ел чорында республика халкының иминлеген тәэмин итү. Бу аңлашыла да, чөнки нәкъ менә шушы вакытта янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Фейерверк, салют аттырып, петардалар шартлатып күңел ачарга теләгән халык янгыннан саклану кагыйдәләре турында бөтенләй онытып җибәрә. Шунлыктан  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлеше  җитди  контрольгә  алына.

Махсус режим Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, гражданнарның гомерен һәм сәламәт­леген, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт яки муниципаль милекне саклау максатларында билгеләнә. Яңа ел бәйрәме – барыбыз өчен дә ыгы-зыгылы вакыт. Шуңа күрә бәйрәмнәрнең тыныч һәм гадәттән тыш хәлләрсез генә узуын тәэмин итүдә кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез.

 Беренчедән, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела (бенгаль утларыннан тыш). Аларны сәнәгать объекты, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан кала), ягулык-энергия белән тәэмин итү комплексларыннан 500 метр ераклыкта гына куллану рөхсәт ителә. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм халык күп йөри торган урыннардан, автомобиль юлларыннан, шәхси хуҗалык, күпфатирлы йортлардан әлеге ара ким дигәндә 30 метр булырга тиеш. Пиротехник эшләнмәләрне бары тик янгын куркынычсызлыгы буенча мәҗбүри чараларны үтәгәндә генә кулланырга рөхсәт ителә (хәзерге  көнгә  аларны  куллану  урыннары  билгеләнмәгән).

Ел саен гражданнар тарафыннан Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында янгыннар чыга. Әйтик,  2021 елның 23 декабреннән 2022 елның 8 гыйнварына кадәр республикада пиротехника эшләнмәләрен кулланганда 13 кеше зыян күргән, аларның 4есе – балигъ булмаган бала. Күбесе термик пешүләр һәм тән яралары алган.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын күзәтчелеге һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк. Гражданнар тарафыннан гамәлдәге янгын куркынычсызлыгы ка­гый­дәләрен бозу ачыкланган очракта, кагыйдә бозучыларны РФ КоАП 20.4 ст. 2 өлеше буенча административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартачаклар: гражданнарга  – 10000-20000 сум;  вазыйфаи затларга – 30000-60 000,  юридик затларга 400000-800 000 сум штраф  каралган.

Яңа ел каникулларында элементар  ка­гыйдәләргә игътибар итү дә  мөһим. Кы­шын  кызу  ягыла башлаган  мунча морҗаларында ярыклар барлыкка кил­мә­гәнме, электр чыбыкларының изоляциясе тузмаганмы, гирляндалар төзек розеткага тоташтырылганмы – барысын да күздән кичерү, ватыкларын  алыштыру  мөһим. Моннан тыш хуҗалыкта утсүндергеч булдыру да зыян итми. Аны кулланып утны очкын  хәлендә  сүндереп  була.

Шунысын  да   язып  китәргә  кирәк,  Хө­­кү­мәт карары нигезендә Россия Фе­де­рациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренә өстәмәләр кертелде. 2023 елның 1 мартыннан түбәндәге эч­тәлекле пункт үз көченә керә: «күп балалы гаиләләр яши торган фатир һәм торак йорт бүлмәләрендә янгын сигнализациясе һәм янгын сигнализациясе системасы бе­лән янгын сүндерү хәбәрләре урнаштырылырга тиеш». Датчиклар ирекле  янгын   сүндерү оешмасында һәм  көнкүреш товарлары  кибетләрендә сатыла.

 

Айнур Галимуллин,

  Теләче  һәм  Саба районнары  буенча  янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев