Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кызыл Мишә авылында яшәүче Тәлгат Гаттаровны Россия президенты котлады

Кызыл Мишә авылында яшәүче Тәлгат Гаттар улы Гаттаров 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды.

Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова һәм Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев  тәбрикләде. 

Тәлгат Гаттаров Кызыл Мишә авылында  ишле гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән дини мохиттә тәрбияләнеп үсә. Әтисе авылда мулла, әнисе абыстай була.  Тәлгат Гаттар улы 4 сыйныф белемне туган авылында алганнан соң,  Теләче районы Баландыш мәктәбендә укытучы булып эшләүче апасы янына йөреп укый. Үз тырышлыгы бе­­лән җидееллык мәк­тәпне тәмамлый.

Әти-әнисе дини кешеләр бул­ганлыктан, кулаксызландыру михнәтләрен дә кү­рә. Тугыз яшеннән өл­кәннәр белән колхоз­да төрле эшләрдә хез­мәт куя.  Олылар бе­лән бер­рәттән, Тимер­шык авылында хезмәт артилендә аяк киемнәре тегә.

Өч ел Украинада хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң Үрнәктә тракторчы-машинист һө­нәрен үзләштерә. 1956 елда авылдашы Зә­ләфрүз Хә­кимулла кызы белән гаи­лә коралар.  Тәлгат абый  1955 елдан 1992 елга кадәр колхозда трак­торчы, комбайнчы бу­лып эшли. Биш бала тәрбияләп үстерәләр, барысына да югары белем алырга булышалар. Балта остасы булган Тәл­гат абыйны авылдашлары гына түгел, тирә-як авылларда да  хөрмәт итәләр. Авылның мөх­тәрәм гаиләсе булган Гаттаровларның 15 оныклары, 17 оныкчыклары бар. Төпчек уллары Айдар гаиләсе белән биш вакыт намазны кал­дырмыйча, Зәләфрүз апа белән 66 ел гомер ки­черәләр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев