Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көзге игелек атналыгы

«Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья». Бу девиз астында И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта мәктәбендә Көзге Игелек атналыгы башланып китте.

Нәрсә соң ул игелек? Игелек – ул яхшылык, изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык. Шул уңайдан, укучыларыбызны яхшы гамәлләр кылырга чакырдык, күп файдалы, аларны кызыксындыра алырлык акцияләр мәктәбебездә оештырылды. Өлкән сыйныф укучылары үзләреннән яхшы хәлдә калган уенчык-китапларын башлангыч сыйныф укучыларына бүләк иттеләр, ялгыз яшәүче әбиләргә барып чәчәк бәйләмнәре тапшырып хәлләрен сораштырдылар, хуҗалыкта ярдәм күрсәттеләр. Китапханәгә китап бүләк итү, башлангыч сыйныфларны тәнәфестә уйнату кебек эшләрне бик яратып башкара укучыларыбыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев