Көзге кросс 2020
18 нче сентябрь көнне, мәктәп күләмендә, 2-11 сыйныфлар арасында, көзге кросс булып узды. Кроссның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яхшы йөгерешчеләрне сайлау, спортка мәхәббәт уяту. Кросс үз эченә башлангыч сыйныф укучылары өчен 200 м, уртанчы сыйныф укучылары өчен – 400 м һәм югары сыйныфлар өчен - 1000 м дистанцияне ала. Йөгерү нерв киеренкелегеннән дә арынырга ярдәм итә, иммунитетны арттыра, терәк-хәрәкәт аппаратына да уңай йогынты ясый. Ярышта һәр укучы үзенең көчен сынап карады, нәтиҗәләр күрсәтте. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев