Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Үлемсез полк” йөрешен Шәмәрдән хезмәт коллективлары башлады

Быел Шәмәрдәндә  9 Майга багышланган чаралар тимер  юл  вокзалы  каршындагы Жиңү  паркына  агачлар  утыртудан   башланды.

Быел Шәмәрдәндә  9 Майга багышланган чаралар тимер  юл  вокзалы  каршындагы Жиңү  паркына  агачлар  утыртудан   башланды.   Бирегә мәңгелеккә куелган паровоз сабалыларны 1941-1945 елларда  фронтка  озаткан  станциянең символына әверелде. Үзара салымга төзелгән паркны керүгә каршы  алган стеллага 557 солдатның исеме  уелган. Шулай  ук легендар  сугыш автомобиле “полуторка” да биредә үз урынын тапкан. Паровоз һәм “полуторка”  янында малайлар кайнашты.  Җиңү  паркы  буйлап Шәмәрдәндәге “Үлемсез  полк”  акциясендә катнашучы  оешма-предприятиеләр,  учреждениеләр колонналары узды. Аннары  Җиңү бәйрәмендә катнашучыларга  сугышның дәһшәтен, рәхимсезлеген  күрсәтү өчен күңелләрне тетрәндергеч  театральләшкән тамаша тәкъдим ителде. Районыбызның ул-кызларын фронтка озаткан станцияле Шәмәрдәндә узган митингка  чыгучыларны  Саба  муниципаль  районы башкарма  комитеты  аппараты  җитәкчесе  Марат  Кәримов  тәбрикләде. Соңыннан оешма  җитәкчеләре Монументка канәфер  чәчәкләре   куйды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев